Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Студентлар мөхтәрәм укытучылары Ләйлә Габдуллинаны искә алдылар

20 июнь көнне озак еллар дәвамында Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында хезмәт куйган мәртәбәле педагог Ләйлә Габдуллина вафат булды. Кичә, 27 июнь көнне, аның студентлары, мөхтәрәм кешеләрен искә алдылар, Коръән ашы укыттылар.

Соңгы елларда Ләйлә Габдуллина Яр Чаллыдагы ТИСБИ идарә итү университетының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп хезмәт куйган иде. Моңарчы ул озак еллар Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында эшләде. Филиалда укыган студентлары бергә җыелып, аның ашын үткәрделәр. Бу көнне аның турында бары тик матур сүзләр яңгырады, якты хатирәләр әйтелде, студентлар истәлекләре белән уртаклаштылар.
– Мин Казанга, КФУның төп бинасына күченеп киткәч тә, Ләйлә Батухановна белән элемтәне өзмәдем. Әле укып бетергәч тә, һәрвакыт аралашып тора идек. Хәлләребез ничек, ничек яшәп ятабыз, әти-әниләр ничек – бөтенесе турында да эчкерсез сораша иде. Әле бит күп кешене чын мәгънәсендә аякка бастыручы да бит ул! Мин хәзер дә аның киңәшләрен, аның әйткәннәрен уйлап йөрим. Барысы өчен дә рәхмәт аңа! – диде мөхтәрәм педагогның студенты Айдар Габдуллин.
– Без аның белән бергә эшләдек. Серләребез дә уртак иде, бер тәлинкәдән ашый да идек. Ләйлә Батухановнаның бөтен гаиләсе белән танышмын. Аның кебек эчкерсез, үтә дә максатчан, акыллы, белемле, изге күңелле кешеләр сирәктер. Бөтен кеше белән уртак тел табып, матур итеп сөйләшә белә иде ул, – дип сөйләде мәрхүмәнең якын дусты, педагог Гөлфизә Мәҗит кызы Нуруллина. 
– Ләйлә Батухановна турында сөйли башласаң, сүз дә җиткерә алмассың, – дип хатирәләре белән уртаклашты КФУның Яр Чаллы филиалында режиссер булып эшләгән Факия Габдулла кызы Шәйхуллина. – Мине дә күп нәрсәләргә өйрәтте ул. Студентлар белән спектакльләр куйганда да, һәрвакыт карап, үз фикерләрен әйтә торган иде. Ничәмә-ничә тапкыр Казанга барырга, анда үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Кояш кебек нурлы, якты иде ул! 
– Сез барыгыз да, студентлар, Ләйлә Батухановнаны укытучыгыз, киңәшчегез буларак беләсез. Минем өчен ул – оста җитәкче иде. Аның кул астында озак эшләргә насыйп булмаса да, мин аңардан күп әйбергә өйрәндем. Хәзер исә мин үзем җитәкче. Хезмәтемне башкарганда, нинди генә эшкә алынсам да, Ләйлә Батухановнаны искә алам, аның төпле киңәшләре хәзер дә колакта яңгырап тора шикелле. Фото белән шөгыльләнә башлавыма да сәбәпче ул булды. Ул мине күтәрде, ул мине өйрәтте, – дип, күз яшьләре белән сөйләде Гүзәл Субботина.  
Элеккеге студентлар, укытучылар табынга җыелып, Ләйлә Батухан кызының якты истәлегенә дип, Коръән укыттылар. Мәҗлескә чакырылган Габдулла хәзрәт матур вәгазь сөйләде, мәрхүмә рухына догалар укыды. Соңыннан исә җыелганнар Чаллының “Чаллы яр” мәчетенә кереп, анда да догалар укыттылар, сәдака салдылар.       
Ләйлә Габдуллинаны студентлар еш кына “икенче әниебез” дип тә атап йөртә иделәр шул. Ул бөтен кешене үзенең аеруча да ачык, күтәренке рухлы, ихлас булуы белән әсир итә иде. Мәрхүмәнең урыны җәннәт түрләрендә булсын. Догалар кабул, Аллах разый булсын дигән теләктә каласы килә! Тыныч йокла, мөхтәрәм укытучыбыз!

 

Гөлия Ибатуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу