Чаллыда студентлар шәһәр тарихы музеен бизәде
Диварларда нинди рәсемнәр пәйда булды.
Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Чаллының 400 еллыгына әзерләнә башладылар. Яр Чаллы педагагоия университеты каршындагы индустриаль-педагогик көллиятнең икенче курс студентлары ике мәйданда панно ясадылар. Бер баскычтан менгәндә Чаллы тарихын, икенчесеннән үткәндә Россиядәге сугыш чорларын искә төшерәсең.
«Панно Федор Поповның Чулман буенча килгән көймәсеннән башлана. Аннары «Чулпан» кинотеатры, «Тәүбә» мәчете, чиркәү, «Ватан-ана» мемориал комплексы, «Түбәтәй», «Батыр» күңел ачу комплексы. Чаллының тарихы урыннары Чулман дулкыннары фонында ясалган. Кайберәүләр аны Чаллыны җилләр шәһәре дип тә уйлый», – дип сөйләде музейдагы яңалыклар турында директор Юлия Капитова.
Аның әйтүенчә, музейда Дан залы ясарга планлаштыралар.
«Икенче баскыч диварларын илебез катнашкан беренче һәм икенче бөтендөнья, Әфган, Чечен сугышларына, махсус хәрби операциягә багышладык, – ди көллият студенты Аяз Бадамшин. – Экизларны төрле чыганаклар, шул исәптән ясалма интеллектны да кулландык».
Студентлар музейдагы мәгълүматларга нигезләнеп эшләгәннәр. «Музей хезмәткәрләре безгә төрле материаллар бирделәр. Даими ярдәм иттеләр», – ди Полина Отряскина.
20 студент бер ай эчендә музей диварларын панно белән бизәп куйганнар. Аларның эшеннән музей хезмәткәрләре дә, егет-кызлар үзләре канәгать.
«Музейда эшләү – студентлар өчен практика. Бу студентлар өчен дә, шәһәр өчен дә файдалы булды. Студентларны диварларны бизүдә тәҗрибәсе юк. Мин бу эшләрнең нинди технология буенча эшләнүен аңлаттым. Алар бу эшкә бик тиз кереп киттеләр һәм үзләренә йөкләнгән бурычны башкарып чыктылар. Без үз ягыбыздан, музей хезмәткәрләре идеологик яктан булыштылар», – ди көллият укытучысы Николай Петрушин.
Хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәчәк. Музей хезмәткәрләре студентларга шәһәрнең су астында калган өлешенең макетын ясарга тәкъдим иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев