Студентларга – бәйрәм тамашасы
1 сентябрьдә кичке дүрттә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында югары уку йортлары студентлары өчен "Белем көне" бәйрәме үткәрелә. Аның кысаларында яшьләргә шәһәрнең иҗат коллективлары мавыктыргыч концерт номерларын бүләк итәчәк. Чарага Уфадан "Ноу Хау" барабанчылар төркеме дә чакырылу. Алар да студентларга үзенчәлекле тамаша күрсәтергә ният тота. 15 сәгатьтән исә урында ук...
1 сентябрьдә кичке дүрттә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында югары уку йортлары студентлары өчен "Белем көне" бәйрәме үткәрелә. Аның кысаларында яшьләргә шәһәрнең иҗат коллективлары мавыктыргыч концерт номерларын бүләк итәчәк. Чарага Уфадан "Ноу Хау" барабанчылар төркеме дә чакырылу. Алар да студентларга үзенчәлекле тамаша күрсәтергә ният тота. 15 сәгатьтән исә урында ук интерактив мәйданчыклар да эшләячәк. Бәйрәм программасын Чаллы башкарма комитеты "Президент белән бергә" республика хәрәкәте әгъзалары һәм "Нур" яшьләр үзәге белән берлектә оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев