Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Су астында - биш мең сәгать - ВИДЕО

«Баллондагы һава водолазның еш яки әкрен сулавыннан, аның физиологиясеннән тора. Гадәттә 40-50 минутка җитә».

Чаллы яшәешендә машина, трамвай һәм поезд юлларыннан кала, су юлы да зур әһәмияткә ия. Бигрәк тә җәй айларында. ГЭС күпере астыннан көненә 100дән артык вак һәм уртача зурлыктагы суднолар үтә. Аларның барысын да шлюз аша чыгаралар. Алабугага йөрүче елга трамвае, төзелеш чималлары ташучы суднолар, туристлар йөртүче өч палубалы кече лайнерлар һәм башкалар ике якны тоташтыручы әлеге бердәнбер су юлы аша үтә. Әгәр шлюз теге яки бу сәбәпләр аркасында эштән чыкса, тулы бер шәһәр «артериясе» өзелә дигән сүз. 

Нәрсә соң ул шлюз?

Сорау туа: нәрсә соң ул шлюз? Ничек эшли? Журналист кызыксынуын басар өчен Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсенең Чаллыдагы «Камводпуть» филиалы директоры Руслан Левашовка мөрәҗәгать иттем. Ул ябык объектлардан саналган корылма территориясенә үтеп, шлюз эшчәнлеге белән танышырга рөхсәт бирде. Урынга килгәч, илдә иң сирәк саналган профессияләрнең берсе – водолаз һөнәре белән дә танышырга мөмкинлек туды. 
Шлюзлар эшчәнлеген тәэмин итүче әлеге предприятиенең баш офисы Пермьдә урнашкан. Әлеге оешма карамагына Пермь, Чайков, Павлов һәм Түбән Кама шлюзлары, шулай ук Татарстан һәм Башкортостанның ике районындагы су юллары керә. 

Без барган Түбән Кама филиалында 70кә якын кеше эшли. Шуларның 2се водолазлар. Без килгәндә алар реконструкциягә ябылган шлюз камерасының төзеклеген су астыннан тикшерү нияте белән йөриләр иде. Әлеге корылманың кулланылышка быел тапшырылышы алардан да тора. Бу бик мөһим. Чөнки әлегә югары бьефтан түбән бьефка хәрәкәтне (һәм киресенчә) нибары бер камера гына тәэмин итә. 

Берьюлы ике водолазның эшләве мәҗбүри

Гасырларга җитәрлек бу корылма совет эшчеләре тарафыннан 1979 елны гидроэлектростанция белән беррәттән төзелә. Һәр камераның озынлыгы 288 м, киңлеге 29,9 м, тирәнлеге 45 м. Югары бьефның тирәнлеге Балтыйк системасы буенча 63,5 м, түбән бьеф 55-52 метрын тәшкил итә. Шулай да пассажирлар иминлеген һәм судноларның хәвеф-хәтәрсез кичүен тәэмин итү өчен шлюзның төзеклеген җирдән дә, су астыннан да карап тоту мөһим. 
Иң яхшы дигәндә күз күреме 50 сантиметрдан артмаган, аркага 15 литрлы һава тутырылган баллоннар асып җайсыз киемнәр белән Кама төбендә ремонт эшләре алып бару бер дә җиңел түгел. Предприятиедә ике водолаз хезмәт куя. Аларның икесенә дә 50 яшьләр тирәсе. Икесе дә тәҗрибәле. Шуларның берсе – Марат Сәйфетдинов. Аның белән әңгәмә корып алырга насыйп булды. Ул әлеге предприятиедә 30 ел хезмәт куя. Аның су астында булган гомуми вакыт күләме 5000 сәгатьтән артып киткән. 

Армия сафларында хезмәт итеп кайткач ук әлеге предприятиегә эшкә урнашкан ул. Хәзер Марат Җиһан улына 53 яшь. Эше турында горурланып сөйли ул. Үз һөнәренең остасы диләр андый кеше турында. Яшел Үзәндәге 1910-1913 елларда төзелгән «Романовский», Кырымдагы данлыклы «Керченский» күперен реконструкцияләүдә дә водолаз булып катнашырга туры килә аңа. Төп эшеннән тыш, кеше кайгысына битараф кала алмаучы Марат Сәйфетдинов югалган кешеләрне эзләүгә дә беренчеләрдән булып алына. Суга батучыларны да елга төбеннән алып чыгарга туры килә аңа. Хәзерге көндә Марат Сәйфетдинов Чаллыда «Василиса» волонтерлар оешмасын җитәкли. 

Бүген исә аның напарнигы Константин Титов шлюз ишекләрен су астыннан видеокамерага төшергән арада Марат Сәйфетдинов көймәдә сакта торды. Ремонт эшенә керешкәнче, башта тикшерү үткәрәләр, җитәкчелеккә хәл-торышны җиткерәләр. Элек сүз белән генә доклад ясасалар, хәзер су астыннан видеога төшерә торган камера ярдәмендә эшләнә ул. Бу арада Марат Җиһан улы белән әңгәмә корып алдык. 

– Марат абый, сез һәрвакыт икәү эшлисезме? Киемнәрегез бер-берегезнекенә охшамаган. Бу болай гына түгел бит?

– Әйе, кагыйдә буенча напарниксыз суга керергә ярамый. Беребез суда булганда икенчебез сакта тора. Минем өстә «юеш» дип йөртелгән водолаз киеме, Костяныкы «коры». Аермасы шунда, минем киемнән эчкә су үтә, напарникныкыннан юк. Су үткәрми торган киемне гадәттә су температурасы +2 +4 градуска төшкәч кияләр. Мин чыныккан, су температурасына карамыйм, җәй көне гадәттә су үткәрә торган җиңел кием киеп эшлим. Хәзер киемнәр җиңеләйтелде. Элек зур авыр костюмнар киеп эшли идек. Һава да өстән – көймәдән шланг аша килеп тора иде. 

– Баллондагы һава озакка җитәме? 

– Водолазның еш яки әкрен сулавыннан, аның физиологиясеннән, һава баллонының күләменнән тора. Гадәттә минеке 40-50 минутка җитә. 

– Сезнең арада яшьләр күренми.

– Яшьләр килә, без аларны өйрәтәбез. Үземнең генә ике-өч укучым бар. Тик хәзерге заманда яшьләрне безнең эштә тоту авыр. Бюджет учреждениесе бит безнең. Водолазның хезмәт хакы 30 мең сумнан артмый. Гаиләсе, баласы булган ир-атка ул акчага яшәү мөмкин нәрсә түгел. Әле аның өстенә эшнең үзенчәлеге дә бар. Безне ел да тикшереп торалар. Сәламәтлек тә нык булу кирәк. Шуңа озак эшли алмыйлар – йә башка һөнәр сайлыйлар, йә шәхси оешмаларга китәләр, – ди тәҗрибәле водолаз.
 
Яшьләр кирәк

Корылманы су астыннан карап тоту өчен предприятиегә кимендә ике водолаз кирәк. Әгәр дә аларның берсе булса да эштән китсә, су астында эшләр алып барылмаячак. Әмма бу мәсьәлә җитәкчеләрне артык борчымый ахры. «Водолазларыбыз булмаса, читтән чакыртасы була», – дип җавап бирделәр. Аннары Чаллының хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә Түбән Кама шлюзына эшкә чакырабыз диелгән белдерүне күпләр урап уза икән. Кешеләр аны Чаллыдан читтә, Түбән Кама шәһәрендә дип белә. Шуңадыр, эшкә урнашучылар сирәк. Ә инде эшчеләрнең күбесе моннан 10-20 ел элек урнашкан һәм алга таба да хезмәтләрен дәвам итәргә планлаштыралар.

Чыннан да, монда вакыт туктап калган, йә булмаса, үтә дә акрынайган төсле. Шәһәр үз тормышы белән кайнаганда монда тормыш бер эзлеклелек белән агуын дәвам итә. Әлеге диварлар арасында чыныккан, нык булып калган Марат Сәйфетдинов кебекләр генә бу әһәмиятле корылманы җанландырып тора төсле. 

Илшат Солтанов фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр ияләре