Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Су коенучыларны төлке тешләп йөри

Яр Чаллының шәһәр комлыгында күптән инде кичләрен һәм иртә таңнан төлке йөрүе хакында сүзләр ишетелә иде.

Бу хәл хак булып чыкты: караңгы төшкәч сәгать сигезләр тирәсендә Чулман елгасында коенып ярга чыккан ир-егет янына төлке килә. Аның шулай курыкмый йөрүенә исе киткән егет кулга ияләшкән хайвандыр, дип ерткычның башыннан сыйпамакчы була. Әмма төлке явыз аның кулына тешләрен батыра. Шактый гына тирән җәрәхәт алган бу кеше төлкене куып җибәрә дә тизрәк хастаханәгә ашыга. Аңа котыру чиреннән укол кадыйлар. Күрүчеләр сөйләвенчә пляждан ерак түгел төлкенең оясы бар икән, көндезләрен дә кайчакта күренеп ала диләр. Чаллыда котырган җирән ерткычтан куркып комлыкка баручылар бермә-бер азайган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев