Сергей Субботинга суд карары чыгарылды
Яр Чаллы шәһәр суды 53 яшьлек Сергей Субботинга карата ачылган җинаять эше буенча карар чыгарды. Суд Субботинны, аның урынбасары 39 яшьлек Алексей Ящукны һәм "Бранд Мастер" ҖЧҖ директоры Евгений Шишмаревны мошенниклыкта һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапты. Алар объектларны янгыннан саклау буенча килешү төзегәндә "КАМАЗжилбыт" җитәкчесеннән ришвәт таләп иткәннәр....
Яр Чаллы шәһәр суды 53 яшьлек Сергей Субботинга карата ачылган җинаять эше буенча карар чыгарды.
Суд Субботинны, аның урынбасары 39 яшьлек Алексей Ящукны һәм "Бранд Мастер" ҖЧҖ директоры Евгений Шишмаревны мошенниклыкта һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапты. Алар объектларны янгыннан саклау буенча килешү төзегәндә "КАМАЗжилбыт" җитәкчесеннән ришвәт таләп иткәннәр. Суд Субботинны - 4, Ящукны - 3, ә Шишмаревны бер елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев