Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Суд бинасы төзекләндерелде

    Яңа шәһәрнең 39/07 йортында урнашкан суд бинасы төзекләндерүдән соң файдалануга тапшырылды. Биредә 18нче һәм 19нчы хөкем итү участогы урнашкан. Мировой судьяларның шатлыгы зурдан: алар эш өчен уңайлы шартлар булуны бик озак еллар көттеләр. Төзекләндерү эшләре узган елның ноябрь аенда башланган иде, "Евростиль" подряд оешмасы 400 квадрат метр мәйданда ремонт эшләрен...

    Яңа шәһәрнең 39/07 йортында урнашкан суд бинасы төзекләндерүдән соң файдалануга тапшырылды.

    Биредә 18нче һәм 19нчы хөкем итү участогы урнашкан. Мировой судьяларның шатлыгы зурдан: алар эш өчен уңайлы шартлар булуны бик озак еллар көттеләр. Төзекләндерү эшләре узган елның ноябрь аенда башланган иде, "Евростиль" подряд оешмасы 400 квадрат метр мәйданда ремонт эшләрен башкарды. Бинадагы инженер системасын тулысынча алыштырды, буяу-сылау эшләреннән тыш йортның түбәсе алыштырылды, ишек алды тәртипкә китерелде. Моның өчен республика казнасыннан 6 миллион сум акча бүлеп бирелде.

    Әле күптән түгел генә суд бинасын ачу тантанасы булып үтте. Чарада шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, ТР юстиция министры Лариса Глухова, республикабызның Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты.

    Алар суд бинасын игътибар белән карап чыктылар, төзекләндерү эшләреннән канәгать булуларын белдерделәр. Наил Мәһдиев, хәзер биредә халыкны кабул итү һәм судьяларга эшләргә аеруча шартлар уңайлы булуы турында әйтте. Тантанада озак еллар хөкем итү өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләргә мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: