Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суганны еламыйча әрчергә мөмкин

Суган әрчү рәхәт эш түгел ул, аны әрчегән кеше үзе генә белә. Әгәр шушы киңәшләргә таянып эш итсәгез, бер тамчы да күз яше түкмәячәксез. Салкын су Суган тураганда салкын су куллануның берничә ысулы бар. Пычакны суганны кис­кәнче һәм кисү вакытында салкын суда чылатып алып, яисә әрчелгән суганны берничә минутка салкын...

Суган әрчү рәхәт эш түгел ул, аны әрчегән кеше үзе генә белә. Әгәр шушы киңәшләргә таянып эш итсәгез, бер тамчы да күз яше түкмәячәксез. Салкын су Суган тураганда салкын су куллануның берничә ысулы бар. Пычакны суганны кис­кәнче һәм кисү вакытында салкын суда чылатып алып, яисә әрчелгән суганны берничә минутка салкын суга салып торып була. Кайнап торган су Суганны кайнап утырган һәм пары чыгып торган су янында кисегез, ник дисәгез, су пары суганның күздән яшь чыгара торган фитонцидларын тарата икән. Шулай ук, суганны әрчер алдыннан, зур кисәк­ләргә бүлеп, башта кайнар суга салып алыгыз. Берничә йотым су Авызыгызга бераз су алып, суганны кисеп беткәнче йотмыйча тотыгыз. Шулай эшләгәндә, күздән яшь чыкмый икән. Суыткыч Әрчер алдыннан суганны берәр сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Пычакны 15 минут дәвамында суыткычның аскы өлешендә тотып алсагыз да, шундый ук нәтиҗә бирә. Петрушка яисә сагыз Суган кискәнче, сагыз яисә петрушка үләне чәйнәп торыгыз. Шулай эшләгәндә, сагыз һәм үләндәге матдәләр, суганның күз яшен чыгара торган сәләтен тыя икән. Вентилятор яисә вытяжка Суган кисә торган тактагызны вентилятор яисә вытяжка янына урнаштырыгыз һәм рәхәтләнеп суганыгызны турагыз. Шәм яисә газ плитәсе Янып торган газ плитәсе яисә шәмнең ялкыны янында суганыгызны бер дә курыкмыйча турый аласыз, чөнки янып торган ялкын суган тураганда чыккан фитонцидларны юкка чыгара. Уксус Әгәр суган турый торган тактагызны уксус белән чылатсагыз, анда барган химик реакция нәтиҗәсендә суган парлары нейтральләшә. Тоз Турый торган тактагызга күп итеп тоз сибегез, шулай иткәндә, суган суты тозга сеңә һәм елатмый. Бу очракта тозның эре булуы мөһим. Лимон Тактагызны лимон кисәге белән ышкып та шундый ук нәтиҗәгә ирешеп була. Пычакны дөрес сайлау Суган кисәр өчен пычак дөрес сайланырга тиеш. Ул тигез, үткер, шома булырга, кытыршы тешле булмаска тиеш. Пычак дөрес сайланса, кискән вакытта аз күләмдә сут бүленеп чыга һәм күз яшьләре түгелүгә ирек куелмый. Сулау Суган кискәндә борын белән суламыйча, авыз белән генә сулагыз. Шулай иткәндә, борын эчендәге лайла ярсымый һәм күз яшьләре бик күп күләмдә булмый. Күзлек Һич булмаса, күзегезне су астында йөзә торган күзлек белән саклап, суган турый аласыз. Болай эшләгәндә күздәге лайла ярсымый. Кухня комбайны Кухня комбайны яисә блендер белән бер мәшәкатьсез суганны турап була. Ләкин, игътибар, комбайнның суган сала торган савыты бик ныклы итеп ябылган булырга тиеш. Кыяклы суган Мөмкинлегегез булса, башлы суганны яшел, кыяклы суган белән алыштырыгыз. Кагыйдә буларак, бу сез әзерләгән ризыкның тәменә бернинди дә начар йогынты ясамаячак. kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев