Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сугышы ветераннарына хөрмәт

Ав­то­за­вод ра­йо­нын­да яшә­ү­че Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­ры – Гай­нел­ба­нат Кә­ли­мул­ла кы­зы Ва­фи­на һәм Алек­сан­дра Ми­хай­лов­на Стер­ля­де­ва Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Пре­зи­ден­ты Вла­ди­мир Пу­тин, шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев исе­мен­нән кот­лау­лар ка­бул ит­те­ләр.

Гай­нел­ба­нат Ва­фи­на Та­тар­стан­ның Алек­се­евск ра­йо­ны Олы Ти­гә­не авы­лын­да күп ба­ла­лы га­и­лә­дә туа. Әти­се фронт­та һә­лак бул­ган. Мәк­тәп­тә уку мөм­кин­ле­ге бул­мый. Су­гыш ва­кы­тын­да 12 яшен­нән кыр эш­лә­рен­дә эш­ли. 15 яшен­дә аны ур­ман әзер­лә­ү­гә җи­бә­рә­ләр. 1950 ел­да ки­я­ү­гә чы­га. Бә­хет­ле га­и­лә­дә дүрт ба­ла үс­тер­гән­нәр.

1978 ел­да Яр Чал­лы­га кү­чеп ки­лә. КА­МАЗ­ның то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы­на эш­кә ур­на­ша. Хез­мәт ве­те­ра­ны, 1941-1945 ел­лар­да­гы Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да фи­да­карь хез­мәт өчен, юби­лей ме­даль­лә­ре бе­лән бү­ләк­лән­гән.

Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны Би­би­әс­ма Мул­лах­мәт кы­зы Лот­фул­ли­на да 90 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үтә. Юби­ляр Баш­кор­тос­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Чу­юн­чи авы­лын­да туа. Су­гы­шы ел­ла­рын­да Би­би­әс­ма Мул­лах­мәт кы­зы Баш­кор­тос­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Дав­ле­ка­но­во шә­һә­ре аяк ки­ем­нә­ре фаб­ри­ка­сын­да эш­ли. Су­гыш­тан соң Дә­ү­лә­кән аш­ха­нә­сен­дә эш­лә­вен дә­вам итә. 1974 ел­да Яр Чал­лы­га кү­чеп ки­лә, ан­да ла­ек­лы ял­га чык­кан­чы КА­МАЗ ку­нак­ха­нә­се вах­те­ры бу­лып эш­ли.

Би­би­әс­ма Мул­лах­мәт кы­зы өч ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән, дүрт оны­гы һәм дүрт онык­чы­гы бар. “1941-1945 ел­лар­да­гы Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да фи­да­карь хез­мәт өчен һәм юби­лей да­та­ла­ры­на ме­даль­ләр бе­лән бү­ләк­лән­гән.

Алек­сан­дра Ми­хай­лов­на Стер­ля­де­ва Баш­кор­тос­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Яңа­выл ра­йо­ны Яки­мо­во авы­лын­да туа. Си­гез яшен­дә ту­ган авы­лы мәк­тә­бен­дә укый баш­лый, ал­ты сый­ныф тә­мам­лый. Кеч­ке­нә­дән Алек­сан­дра Стер­ля­де­ва ху­җа­лык бу­ен­ча бу­лыш­кан. Мәк­тәп­тән соң кол­хоз­да эш­ли. 1952 ел­да ки­я­ү­гә чы­га. Бә­хет­ле га­и­лә­дә бер кыз үс­те­рә. Яр Чал­лы­га 90 нчы ел­лар­да кү­чеп ки­лә. Бү­ген ве­те­ран­ны ике оны­гы һәм дүрт онык­чы­гы сө­ен­де­рә. Хез­мәт ве­те­ра­ны, 1941-1945 ел­лар­да­гы Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да фи­да­карь хез­мәт өчен ме­даль­лә­ре, юби­лей ме­даль­лә­ре бе­лән бү­ләк­лән­гән.

Юби­ляр­лар РФ Пре­зи­ден­ты Вла­ди­мир Пу­тин, шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев исе­мен­нән кот­лау­лар ка­бул ит­те.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев