Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суровка бистәсендә җиһаз фабрикасы янган

Чаллы янында Суровка бистәсендә җиһаз фабрикасы янган. Хуҗа зыянны миллион сумнар дип бәяләгән, туганнары эшсез калган. Чаллы янында Суровка бистәсендәге янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы диспетчерлыгына шимбә көнне 13 сәгать 40 минутта килеп ирешкән. 1200 квадрат метр мәйданда, диваннар ясау белән шөгыльләнә торган җиһаз фабрикасы янган. Ачыкланганча, 53...

Чаллы янында Суровка бистәсендә җиһаз фабрикасы янган. Хуҗа зыянны миллион сумнар дип бәяләгән, туганнары эшсез калган. Чаллы янында Суровка бистәсендәге янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы диспетчерлыгына шимбә көнне 13 сәгать 40 минутта килеп ирешкән. 1200 квадрат метр мәйданда, диваннар ясау белән шөгыльләнә торган җиһаз фабрикасы янган. Ачыкланганча, 53 яшьлек шәхси эшмәкәр һәм хезмәткәрләре ут чыкканда шунда булган, әмма янгынны сүндерә алмаганнар алмаганнар. Кешеләр вакытында чыгып өлгергән, аларга зыян килмәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, электр җиһазларын куллануда кагыйдәләр бозылган. Бу хакта Тукай районы буенча күзәтчелек баш инспекторы Артем Асеев җиткергән. Килгән зыян миллион сумнар белән бәяләнә. Мөлкәт иминиятләштерелмәгән булган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев