Суррогатка каршы көрәш игълан ителде
Шәһәр башкарма комитеты "фанфуриклар" сатуга каршы җитди адым ясады - үткән атнада шәһәрдә берничә киоскның эше туктатылды. Бу юнәлештә шундый кискен адымга бармый мөмкин дә түгел. " Законсыз ларекларда сәүдәне туктату өчен без ике атна вакыт бирәбез, аннары катгый чаралар күрә башлыйбыз, - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев. - Моны...
Шәһәр башкарма комитеты "фанфуриклар" сатуга каршы җитди адым ясады - үткән атнада шәһәрдә берничә киоскның эше туктатылды. Бу юнәлештә шундый кискен адымга бармый мөмкин дә түгел. " Законсыз ларекларда сәүдәне туктату өчен без ике атна вакыт бирәбез, аннары катгый чаралар күрә башлыйбыз, - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев. - Моны кече бизнес белән көрәш дип аңларга кирәкми.Спиртлы эчемлекләр суррогаты белән сәүдә итү - эшмәкәрлек түгел!" Шәһәр хакиме "фанфуриклар" сату турында сигналларның үткән ел дәвамында гади чаллылардан килүен дә ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев