Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суррогаттан кем аралар?

Эчкечелек Россиянең гасырлардан-гасырларга һич калмыйча "озатып" йөргән бәласе дигән гыйбарәне кайсыбыз инкарь итәр икән? Туйларда да хәмер тулы чәркә күтәрәбез, бәби тәпиен дә шул "су" белән юабыз, юбилейларда да табын түренә затлы эчемлекләр тезелмәсә, бәйрәмнең яме булмас кебек тоела. Хәер, кайберәүләр хәмерне очсызгарак алу җаен карый.

Тик склад-лареклардан сатылган эчемлекләрнең контрафакт булмавын беркем дә гарантияләми. Татарстанда агымдагы елның 5 аенда ялган аракы һәм башка төр исерткеч эчемлекләр белән агуланып, 115 кешенең гомере өзелде. Узган елның шул чорында әлеге күрсәткеч тагын да югарырак (161) иде, быел хәлләр уңайлануга бара, дип тынычландырырга ашыга республиканың куллану хезмәтенә күзәтчелек идарәсе белгечләре. Әлбәттә, кайбер саннарның чагышмавын исәпкә алмасак, моңа ышанырга да булыр иде. Ләкин... моннан бер ай гына элек шушы ук идарәнең матбугат хезмәте законсыз әйләнештән алынган исерткеч эчемлекләрнең күләме 2015 ел белән чагыштырганда 70%ка артты дип хисап тотты. Шулай булгач, ничек итеп суррогат белән агулану очраклары кимүгә барсын! Ярты ел эчендә ялган аракы эчкән 100дән артык кешенең вафат булуы моңа анык дәлил түгелмени?!

Узган елның ноябрендә хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар җитәкчеләре белән очрашуда ""Татар спирт сәнәгате" (Татспиртпром") берләшмәсе генераль директоры Ирек Миннәхмәтов та исерткеч эчемлекләрнең соры базары "чәчәк ату" дан зарланган иде. Шушы сәбәп аркасында Татарстан бюджеты ел саен 2 млрд сумга кадәр акча югалта дип, тәгаен мисал да китерде.

Инде үзебезнең Чаллы яссылыгына кайтыйк. Апрель аенда гына 34 яшьлек чаллылы ялган аракы сатуда гаепләнеп, кулга алынды. Аның гаражында 7 тоннадан артык суррогат табылды. Бик тиз баерга ниятләгән эшмәкәр үзе җаваплылыкка тартылды. Тагын бер ай үтүгә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре Магистральная һәм Иске Сарман урамнарындагы складлардан аракы һәм коньяк исемнәре астында сатуга әзерләнгән 30 тонна контрафакт эчемлек алдылар. Бу кырын эшкә мөнәсәбәте булган 3 кеше - 40 яшьлек Сергей Титов, 39 яшьлек Евгений Ковальчук, 49 яшьлек Евгений Беляков - сак астына алынды. Аларга 6 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Тикшерүчеләр ачыклавынча, Сергей Титов җитәкчелегендәге төркем танылган сәүдә маркалары астында 120 шешә контрафакт коньяк һәм аракы саткан. Экспертлар әйтүенчә, әлеге спиртлы эчемлекләр бер генә таләпкә дә җавап бирми, документлары юк. Өстәвенә, сәламәтлек өчен бик зарарлы матдәләр кушылганы да расланды. Бүгенге көндә өстәмә эпизодларны ачыклауга юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

Ни кызганыч, кибет киштәләре яхшы сыйфатлы эчемлекләр белән тулы, ә халык суррогат белән агуланувын дәвам итә. Иң аянычы, ялган исерткечләр яшүсмерләр кулына эләгә. Узган ел гына төрле химикатлар кушылган коньяк, аракы белән агуланган 151 кешенең 22се яшүсмерләр булуы ачыкланды. 40 кешенең гомерен саклап та булмады. Бу нисбәттән, шәһәр хакиме ялган исерткечләр, "фанфуриклар" сатучы ларекларны ачыклауны тагын да катгыйлату зарурлыгына басым ясап әйтте.

Ләкин, ябылган бер киоск урынына, аждаһа башыдай тагын икәү "калкып" чыкмасын өчен, куллану хезмәтенә күзәтчелек итүче берләшмә хезмәткәрләренең эшчәнлеген бермә-бер катгыйландыру зарур. Контрафакт белән сату итүчеләргә каршы көрәшкә бергәләп алынганда гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп булачак. Иң мөһиме, сәламәт яшәү рәвеше һәркемнең көндәлек ихтыяҗына әйләнсен өчен, иң беренче чиратта, халыкның үзаңы уянырга тиеш. Хәер, бәйрәмнәрне, туйларны исерткечләрсез генә үткәреп булганын мөселман яшьләребез акрынлап раслап килә. Яшьләр андый-мондый дип хурларга яратсак та, бүгенге егет-кызларыбыз арасында милләтебезнең йөз аклыгы булырдайлары шактый. Исерткеч эчемлекләр дә мавыкмый алар, тәмәке дә тартмый, фикерләре дә аек, дөньяга карашлары да алдынгы. Предприятие-оешмаларда да алар коллективның әйдәп баручы өлешен тәшкил итә. Димәк, милләтне, дәүләтне суррогат афәтеннән тулысынча аралап булачагына өмет бар.

Рәзинә Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев