Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәйдә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомы әзерләнеп беткән

Россия күләмендә үткән "Голос" балалар телебәйгесендә өченче урынны яулаган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомы әзерләнеп беткән. Бу хакта Yammy Music продюсерлык үзәге хәбәр итте. "Мин "Голос" телебәйгесендә катнашып, өченче урынны алганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа 300 мең сум акча бүләк иткән иде. Беренче альбомымны шул акчага...

"Әле тагын костюмнар тектерергә дә җитте ул, мин Президентыбызга бик рәхмәтле", - ди Сәйдә Мөхәммәтҗанова.
"Балачактан килми китәсе" дип аталган әлеге альбомны яздыру өч ел дәвам иткән. Җыентыкка татар, гарәп, төрек, инглиз, рус телләрендә башкарылган 18 әсәр кергән. Алар арасында - Сәйдә Мөхәммәтҗанованың даими репертуарында булган "Су буйлап", "Күгәрчен", "Сахралар", "Әллүки" һәм башка татар халык җырлары, швед башкаручысы Махер Зейн нәшидләренең кавер версияләре, Сәйдәгә "Голос" телебәйгесендә популярлык китергән «Ya Illahi» җыры һ.б.
"Җыентыкка керәчәк җырларны әтием, әнием һәм продюсерым Илдар Кәрим белән сайладык. Төрле телләрдәге җырларны кертүебез дә очраклы түгел - минем иҗатымны яратучылар арасында төрле милләт кешеләре бар, бөтенесенең дә күңеленә хуш килердәй җыентык булсын дип теләдек", - диде Сәйдә "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Альбомны тәкъдим итү кичәсе 12 август көнне Казанда "Туган авылым" комплексында үтәчәк. Җыентыкның электрон версиясе исә интернетка инде урнаштырылган, диде Yammy Music продюсерлык үзәгенең җитәкчесе Ильяс Гаффаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев