Сыер саварга хәзер компьютер «ярдәм итә»
Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, сәламәтлек тә, түземлек тә кирәк. Һәм, иң мөһиме, малларны ярату. Шушы хөрмәтле һөнәр ияләре турында язуны максат итеп, Тукай районы Иске Абдул авылына – С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә юл тоттык.
«Биредә эшләвебезгә сөенәбез»
Иске Абдул авылындагы фермалар тезелеп киткән комплекска барып җиткәндә сәгать иртәнге 7 дә тулмаган иде. Инде фермада эш гөрли – иртәнге савым бара. Мине ферма мөдире Фәнис Гайнетдинов, хисапчы Фәнүзә Хәсәнова, оператор Ришат Хуҗин каршы алдылар.
– Биредә эшләвебезгә сөенәбез. Коллектив эшчән, тату, җитәкчелеккә рәхмәтлебез. Ферма мөдире Фәнис Гайнетдинов мөдир булып ике еллап эшли, аңа кадәр терлекчелек тармагында хезмәт куйды. Бик тырыш, төпле ул, – дип сөйли Фәнүзә апа. Аның белән бергә сыер савучы апалар янына үтәбез. Монда эшнең иң кызган чагы: иртәнге савым 5тә үк башлана, кичке савымга 17 сәгатькә киләләр.
300 баш сыерга – ике савымчы
Торакларда малкайлар ике рәт булып, саву урынына үтәләр.
– Сыерларны терлекче озатып куя. Бер рәткә 14 сыер, икенче рәткә шулай ук 14 сыер баса – 10-12 минут эчендә 28 сыер савыла дигән сүз. Сыер савучыларыбыз бик тырыш ханымнар. Барысы дүрт савымчыбыз бар, алар ике көн эшләп, ике көн ял итәләр, – дип аңлата Фәнүзә ханым. Шулай итеп, 300дән артык сыерны саварга ике савымчы җитә.
Комплекска үтәбез. Сыер савучылар белән сөйләшеп алырга дип, алар янына төшәм.
– Әлеге хуҗалыкта 2000 елдан эшлим. Мондый уңайлы – югары технологияле комплекс булганчы сыерларны кул белән сава идек. Һәр кешенең үз сыеры дигәндәй... 30-40лап сыер савыла иде. Хәзер исә бөтенләй башка төрле. Бер савымга 300дән артык сыер савабыз. Монда бөтен нәрсә компьютерлаштырылган. Махсус приборларда сыерның номеры, савып алынган сөт күләменә хәтле күрсәтә. Рәхәтләнеп эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: хезмәт хакын тиешенчә һәм вакытында бирәләр, һәр бәйрәмдә бүләкләр белән сөендерәләр, – дип сөйли Раушания Сәгыйдуллина.
Мин дә сыер савучы булдым
Шулхәтле мавыктыргыч итеп сөйли Раушания апа, үземнең дә бу эшне башкарып карыйсым килде. Аның белән савымга баскан сыерлар янына киләбез. Ул миңа саву аппаратын дөрес итеп куярга өйрәтә. Сыер чит кеше килгәнен сизде булса кирәк: шунда ук тибенә башлады, көйсезләнә, минем аста маташканымны ошатмый. Раушания апаның тавышын ишетүгә әзрәк тынычланды, шул арада саву аппаратын урнаштырып куйдым. Сыерларның да үз характеры, аларга да ягымлы караш кирәк. Апалар инде өйрәнеп беткәннәр: бөтен эшне шалт та шолт тиз генә башкаралар. Эшнең сменалап көйләнүе, ике көн эшләгәннән соң ике көн рәттән ял булуы да савымчыларга бик уңайлы икән.
Эшнең җиңеле юк
Әмма саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Саву җайланмаларын әзерләргә, саву стаканнарын кидерергә һәм салдырырга кирәк. Эш урынын, саву механизмнарын чиста тоту да зарур.
– Эшкә күрше Иректаң авылыннан йөреп эшлим. Башта җиде еллап терлекчелектә бозаулар карадым. Хәзер дүрт ел сыер савам. Аллаһка шөкер, барысына да тиз өйрәндем. Эшнең берсе дә җиңел түгел, анысы дөрес. Әмма бер ияләнеп китсәң, әкренләп җайлана, җиңеләя. Эшкә тормыш иптәшем дә китереп куя, ферма мөдиренә дә утырып килгәлим, – ди Тәнзилә Шәяхмәтова.
– Көн саен Иске Абдул һәм Мерәс авылларында урнашкан комплексларда 21 тонна сөт савабыз, шуның 20 тоннасын дәүләткә озатабыз, – дип аңлатып үтә хуҗалыкның баш бухгалтеры Илсур Сафин. – Хуҗалыкта барысы 2392 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 750се – савым сыерлар. Ашату рационына килгәндә, аларга көненә ике тапкыр силос, сенаж, фураж катнаштырылган азык бирелә, алларыннан су өзелгәне юк. Үзегез күргәнчә, савылган сөт торбалар буенча суыткычка озатыла, 4 градуска кадәр суытыла, – ди ул.
Мерәс савымчылары янында
Мерәс авылындагы терлекчелек комплексына да тукталдык. Ферма мөдире Гөлназ Мөхәммәтдиновадан сыерларны асрау шартлары, савымның барышы турында сорашам.
– Биредә 500ләп баш сыер савыла. Сыер савучыларыбыз Альбина Габидуллина, Елена Дзюба, Гүзәл Гыйзетдинова, Надежда Петухова ике сменалап эшлиләр. Иртәнге савымга 4 сәгать 30 минутка ук килеп җитәләр. Бер савымга 32 сыерны куып кертәләр. Эшебез көйләнгән, эшләү өчен бар уңайлыклар тудырылган, – дип сөйли ул.
Сыер савучы Альбина Габидуллина белән сөйләшәбез. Аның тормыш иптәше Фәрхәт тә шушы хуҗалыкта комбайнчы, шофер булып эшли икән. Бик җаваплы, эшчән гаилә, диләр алар турында.
– Сыер савучы булып өч еллап кына эшлим әле. Аңа кадәр бозаулар карадым. Эшемнән канәгатьмен. Үзем шушы авылдан, әти белән әни дә гомер буе хуҗалыкта эшләделәр, – ди дүрт бала анасы Альбина ханым.
Эштән курыкмаган кешегә авылда бер дигән итеп яшәргә була. Ә сыер савучы ул һәрвакыт кирәкле хезмәт. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бигрәк тә. Кирәкле дә, хөрмәтле дә хезмәт.
/ Гөлия Ибатуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев