Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сынаулар башланды

25 апрельдә тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм республика тесты тапшырды. Бердәм тестны татар телен 3 программа буенча (татар сыйныфларында, татар төркемнәрендә һәм рус төркемнәрендә) өйрәнүче тугызынчы сыйныф укучылары язды. Тестлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнде. Бердәм республика тесты үткәрүгә таләпләр БДИ таләпләре кебек үк булды. Хәтта offline...

25 апрельдә тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм республика тесты тапшырды. Бердәм тестны татар телен 3 программа буенча (татар сыйныфларында, татар төркемнәрендә һәм рус төркемнәрендә) өйрәнүче тугызынчы сыйныф укучылары язды.

Тестлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнде. Бердәм республика тесты үткәрүгә таләпләр БДИ таләпләре кебек үк булды. Хәтта offline режимда видеокүзәтү урнаштырылды, күзәтүчеләр килде. 2,5 сәгать эчендә укучылар 38 биремгә җавап яздылар.

Эшләр республика вәкиленә тапшырылып, шул ук көнне Казанга җибәрелде. Бердәм республика тестын шәһәрнең 13 мәктәбендә 4,5 мең укучы тапшырды. Нәтиҗәләр атна-ун көннән билгеле була. Тестны икелегә язучылар булса, аларга тагын бер мөмкинлек биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев