Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сыйфатлы эш кирәк

Шәһәр булсынмы, авылмы, аңа бәя биргәндә, без йортларның төзеклегенә, урамнарның чиста һәм яшел булуына игътибар итәбез. Чаллы эчке эшләр идарәсе коллективының ярты еллык эшенә багышланган җыелышта шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев югарыдагы фикерне куәтләп: "Халыкның яшәеше һәм аларның тынычлыгын тәэмин итү дә", - дип өстәде. Тулаем алганда, ул Чаллы гарнизоны эшеннән...

Шәһәр булсынмы, авылмы, аңа бәя биргәндә, без йортларның төзеклегенә, урамнарның чиста һәм яшел булуына игътибар итәбез. Чаллы эчке эшләр идарәсе коллективының ярты еллык эшенә багышланган җыелышта шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев югарыдагы фикерне куәтләп: "Халыкның яшәеше һәм аларның тынычлыгын тәэмин итү дә", - дип өстәде. Тулаем алганда, ул Чаллы гарнизоны эшеннән канәгать булуын әйтте. Җиңү бәйрәме, Сабан туе, Шәһәр көне һәм башка бәйрәмнәрдә җәмәгать тәртибен саклаулары өчен полиция хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Җинаять кылу очраклары шәһәрдә кими бара. Уяулыкны югалту безгә хас түгел. Киләчәктә эшебезне тагын да камилләштерү өчен җәмәгатьчелек белән кулга-кул тотынып эшләү кирәк. Бу өлкәдә Чаллыда советлар оешу да файда китерми калмас", - диде Васил Гаязович.

Киңәшмәдә идарә башлыгы, полиция полковнигы А.Соколов чыгыш ясаучыларга ирешелгән уңышларны күпертмәскә, ә кимчелекләр, проблемалар хакында сөйләргә чакырды. Идарә башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Рөстәм Сабиров та һәр очракка төпле анализ ясады. Соңгы вакытта фатирлар басу, автомобильләрдән төрле аппаратура, акча урлау кебек күренешләрне киметү буенча башкарылган эшләргә киң тукталды.

Электротехниклар бүлеге башлыгы, полковник Раиф Җиһаншин да җинаять очракларын тикшерүдәге кимчелекләрне бетерү буенча гамәлдәге эшләр хакында сөйләде.

Кадрлар белән эшләү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы полиция подполковнигы Равил Зарипов, икътисади җинаятьләр бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Вилсур Минһаҗев, тикшерү идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Альберт Сорокин чыгышы да көн кадагындагы мәсьәләләргә багышланды.

Дәүләт Куркынычсызлыгы федераль хезмәтенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, полковник Сирень Галиәкбәров, шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдинов, шәһәр прокуроры Андрей Евграфов чыгышлары да игътибарга лаек иде.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкиле, полиция полковнигы Андрей Демидов та эшнең сыйфатын күтәрү, нәтиҗәлелеккә ирешү буенча үзенең фикерләрен әйтеп:

- Сезне һәрчак Казан гарнизоны эше белән чагыштырабыз. Чаллы һәрчак үрнәк булды. Шуңа күрә бу дәрәҗәне тагын да үстерү таләп ителә, - диде ул.

Х.ШӘФИГУЛЛИН,

эчке эшләр идарәсенең җәмәгатьчелек советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X