Шəhри Чаллы

Сөйләшә торган бала туган..

Кем?Әти?- дип сораган бала

Кем бу бала? Ниндидер үзенчәлекле кешеме?..

Норильск шәһәренең 1нче санлы бала тудыру йортында сөйләшә торган бала туган... Бала тугач та күзләрен ачып: «Әти!» - дигән...

- Мин шаккаттым! Яңа гына туган баланың сөйләшә башлавын мин үз колакларым белән ишеттем! - ди дәваханәнең психолог-акушеры Марина Панова. - Мондыйны күргәнем юк иде...

Берничә минут үткәч, малай «Әни!» дигән... Ә икенче көнне аның 17 яшьлек әнисе Лиза тиздән әтисе килүен әйткәч: «Кем? Әти?» - дип сораган сабый...

Белгечләр әлеге заман сабыйларының бик нык акыллы булып тууын билгели. Бу да бәлки шушы үзенчәлекне исбатлыйдыр.

Фото: i24-news-com.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: