Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сүзнең сурәтен ясаучы

Фаил Ислам исеме балалар язучыларына, китап нәшриятларына һәм балалар матбугатын яратып укучыларга яхшы таныш. Рәссам-дизайнер, сүзнең сурәтен ясаучы ул. Балалар өчен шигырь-хикәя язу, рәсем ясау чагыштырмача катлаулырак иҗат санала. Чөнки моның өчен дөньяны башкача - балаларча күз алдына китерә белергә кирәк. Без кечкенә чакта да бермә-бер җетерәк, нурлырак, серлерәк тоела...

Фаил Ислам исеме балалар язучыларына, китап нәшриятларына һәм балалар матбугатын яратып укучыларга яхшы таныш. Рәссам-дизайнер, сүзнең сурәтен ясаучы ул. Балалар өчен шигырь-хикәя язу, рәсем ясау чагыштырмача катлаулырак иҗат санала. Чөнки моның өчен дөньяны башкача - балаларча күз алдына китерә белергә кирәк. Без кечкенә чакта да бермә-бер җетерәк, нурлырак, серлерәк тоела иде бит бу дөнья! "Көмеш кыңгырау" газетасы рәссам-дизайнеры Фаил Ислам үз рәсемнәрендә балачакның ихласлыгын һәм әле берни белән тапланырга өлгермәгән ак өметен чагылдыра белә.

Балачак дигәннән... Фаил белән гомернең шул матур чоры турында сөйләшеп утырабыз.

- Без гаиләдә алты бала үстек, - дип сөйли Фаил, - дүрт малай, ике кыз. Әниебез Фәгыйлә исемле, гомере буе укытучы булып эшләде, татар теле, немец телләре укытты. Бик матур җырлый иде. Әтиебез Раиф - электрик. Электрик кына да түгел! Бөтен яктан килгән кеше иде ул - гармунчы да, җырчы да, рәссам да. Ул елларда авылда бизәү эшләренә, плакатлар язуга ихтыяҗ гел чыгып тора иде бит.

Рәсем ясарга Фаил әтисеннән өйрәнә. Әйтик, агач рәсемен ул әле һаман да әтисе өйрәткән иң дөрес (!) алым белән ясый. "Кеше йөзен ясаганда, исеңдә тот, ике күз арасында тагын бер күз сыярлык ара калырга тиеш", - дип өйрәткән була Раиф абый. Аның үзен - үзешчән рәссамны кем өйрәткән булгандыр рәсем ясау серләренә, анысы билгесез... Хәер, Ходай бу гаҗәеп зәвыклы сәләтне мулдан бирмәсә, кешене рәсем ясарга өйрәтеп булмыйдыр ул, мөгаен. Сәләтне дә, тау-ташларны күчерерлек теләкне дә.

Менә Фаилнең балачагыннан бик кадерле тагын бер истәлек. Авылда "финский" дип аталып йөртелгән йорт, зур тәрәзәләр, тәрәзә каршында тау, тауда балалар чана шуа. Ә Фаил исемле кечкенә генә малай, тәрәзәгә карый-карый, альбом битенә рәсем төшереп утыра. Урамга да чыгасы килә аның, рәсем дә ясыйсы килә. Һәм, ни гаҗәп, соңгысы - рәсем ясау теләге җиңә!

Рәсем укытучысы Мулланур абый Әгъзамовның да йогынтысы булгандыр - Фаил 8нче сыйныфны тәмамлаганда ук профессиональ рәссам булырга ниятләгән була. Тик ул елларда, бигрәк тә авыл җирендә кайсы ата-ана баласының уй-хыяллары белән исәпләшеп торды икән? Дөресрәге, исәпләшеп тора алды икән? Фаил үзе Казанда рәсем сәнгате училищесы барлыгын ишетеп кайтса да, яшүсмер малайны Казан кадәр Казанга (Актаныштан ерак та бит әле ул, җитмәсә!) чыгарып җибәрергә җөрьәт итмиләр. Ә мәктәпне тәмамлагач, ул вакытта авылда яшәп килгән бик уңайлы гадәт буенча, абыйсына ияртеп, сварщиклыкка укырга җибәрәләр. Училищедан Фаилнең 3 разрядлы эретеп ябыштыручы булып чыгуын һәм Чаллыдагы "Уралметаллургмонтаж" трестына эшкә урнашуын озаклап сөйләп тору кирәк микән? Хәер, бәлки кирәктер дә, чөнки... анда да иптәшләре ял иткәндә төзелеш стеналарына акбур белән рәсем ясап йөри булачак рәссам. Әле ярый аңа болай адашып озак йөрергә туры килми - бер ел эшләгәч, армия хезмәтенә алына. Аннан әзер рәссам булып кайта. Һәм "Отделстрой" берләшмәсенә рәссам-бизәүче булып урнаша.

"Отделстрой" төзелеш трестында эшләгән 14 ел - бу, мөгаен, Чаллының иң өметле, күңелләрнең иң күтәренке чагы булгандыр. Файдалануга тапшырыла торган бина стеналарын теге я бу учреждение өчен (әйтик, мәктәп, балалар бакчасы) әзерләүдә катнаша Фаил, Сабан туе, Үзәк Чыршы мәйданнарын бизәүдә. Шәһәр җитәкчелеге өчен бу җаваплы эшләрнең кыска вакыт эчендә башкарылып чыгуы мөһим булса, Фаил әле үз хезмәтенә милли төсмер дә салырга омтыла.

Сүз уңаеннан, аның төзелеш тармагыннан матбугат дөньясына күчүе дә ул чактагы милли күтәрелештән читтә кала алмавы белән бәйле булгандыр. 90нчы еллар - Чаллыда бер-бер артлы 3-4 яңа басма - "Шәһри Чаллы", "Нур", "Таң йолдызы" газеталары чыга башлаган вакытлар. Үзен татар дип санаган һәркем, дулкынланып, татар иҗтимагый үзәге җыелышларына йөргән чаклар. Шул җыелышларның берсендә "Таң йолдызы" газетасының беренче редакторы Йосыф Жимангулов редакциядә иҗат көчләренең җитмәвен әйтеп, ярдәм сорап чыгыш ясый. Татар газетасына ничек инде ярдәм итмисең? Фаил "Таң йолдызы"на башта рубрика исеме язып алып бара. Аннары газетаның баш исемен. Болар, билгеле, ярдәм йөзеннән эшләнә. Редакциядә ул үзе кебек үк тынгысыз күңелле рәссамнар - Ким абый Сафиуллин, Рәис Шаһи белән таныша. Тора-бара Фаилнең милли темага ясаган иллюстрацияләре, карикатуралары "Таң йолдызы", "Нур" газеталарында, "Аргамак"та гына түгел, Казанда нәшер ителүче "Мирас", "Идел" журналларында да басылып чыга башлый. Фаил Ислам Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәт хан, татарның соңгы ханы Ядегәр хан образларын торгыза. "Сөембикәнең Казан ханлыгы белән хушлашуы", "Бер хакыйкать" тематик рәсемнәре дөнья күрә. Ул иҗат иткән Мөхәммәт хан образы тарих дәреслегенә дә кертелә. Фаил башка рәссамнар белән берлектә милли шрифт, орнаментны торгызу өстендә эшли. Милли стильдә тугра, тамгалар ясый. Татарстан Республикасы туграсын, әләмен әзерләү барышында да үз идеяләре белән катнаша. "Таң йолдызы", "Алтын Урда" газеталарының логотиплары, "Көмеш кыңгырау" газетасы тамгалары аның кулы белән ясала.

Ә матбугатка бөтенләй килүе... Анысы болай була. "Нур" газетасы редакторы Нәсыйх абый Таҗиев рәссамны "үзенә" - газетага эшкә җибәрүне сорап, Фаил эшләгән "Отделстрой" төзелеш тресты җитәкчесе янына килә... Менә шундый кызык заман, бик күп иҗади шәхесләр әнә шул рәвешле КАМАЗ заводларыннан, төзелеш оешмаларыннан эзләп табылган заман бит әле бу...

Аның "Көмеш кыңгырау"да эшли башлавына ике дистә елга якын. Дөрес, бу аның иҗатының бер өлеше генә. "Мәйдан" журналының балалар өчен чыгып килгән "Мәйданчык" кушымтасы рәссамы дип тә, "Сабантуй" журналы рәссамы дип тә санарга була аны. Татарстан китап нәшрияты белән дә хезмәттәшлек итә Фаил - Вахит Имамов, Факил Сафин, Айдар Хәлим кебек күренекле татар язучыларының балалар өчен нәшер ителүче җыентыкларын бизи. Ул ясаган китап тышларының исәбе-хисабы юктыр.

Иҗат кешеләре битараф була алмый, диләр. Фаил Ислам турында сөйләгәндә, мин бу сүзгә өстәмә бер мәгънә салып әйтер идем - ул бернәрсәгә дә битараф карый алмый. Сәясәткә дә, газетага, үзенең көндәлек башкарган хезмәтенә дә. Балалар газетасына мондый язма бирмиләр, дип, безне тәнкыйтьләп алырга да, "Бу шигырь балалар турында, ләкин балалар өчен түгел", дип теге я бу шагыйрь иҗатына кискенрәк фикерләр әйтергә дә мөмкин ул. Фикер, дигәннән, кызып китеп, үзен борчыган темаларга мәкаләләр дә язганы бар Фаилнең! Аның бер юморескасы, шигыре, иллюстрациясе "Төзүчеләр күңеле" дип исемләнгән җыентыкка кертелә. Фаилнең туган авылы Уръяды турында шигырь язуын, аңа башта көй, аннан үзе башкаруында җыр яздыруын (Фаил бик матур җырлый!) аның туган җиренә битараф булмавы дип аңларга кирәктер.

Фаил Ислам - бер дигән фотокорреспондент та. Уен-көлке белән "геройны" үзенә җәлеп итә, ике арада ышаныч тудыра белә ул. Һәм искитмәле матур фотокомпозицияләр ясый. Тематик фотоэшләре белән Фаил Ислам "Кеше һәм табигать" бәйгесендә 6 тапкыр җиңү яулады. Ике мәртәбә республика буенча беренчелекне алды.

Аның балаларга мөнәсәбәтендә дә үзенчәлекле үз принциплары бар. Балаларны алдарга ярамый, дип саный Фаил. Аралашканда гына түгел, алар өчен рәсем ясаганда да! Тагын бер кызыклы истәлек: дистә еллар элек Фаилгә кырмыска ясарга туры килә. Аякларын ясарга чират җиткәч, ул урамга чыгып, чирәм арасыннан кырмыска эзли. Кырмыска - алты, үрмәкүч сигез аяклы була икән... Кем өчендер болар бик әһәмиятсез булып тоелырга мөмкин. Әмма Фаил өчен түгел. Әдәби әсәрләрдә дә идеаль балалар өстенлек итәргә тиеш түгел. Фаил фикеренчә, шук һәм бераз тәртипсез гадәти персонажлар яшәргә тиеш...

Фаилнең иң зур байлыгы турында әйтмәгәнбез - аның (күз тимәсен!) бик матур гаиләсе бар. Хатыны Раушания ханым белән акыллы, булдыклы ике кыз үстерделәр, инде оныклар тәрбиялиләр алар. Дөрес, рухи хезмәтнең түбән бәяләнүе, сыйфатның бөтенләй бәяләнмәве вакыт-вакыт аның күңелен төшерми дә калмыйдыр. Әмма монысы инде безнең җәмгыятьнең уртак бәласе. Ничек кенә булмасын, ул Фаилнең иҗаттан, гаиләдән һәм дөньяга юмор белән караудан торган гап-гади бәхетенә зыян китерә алмыйдыр.

Мин барлык хезмәттәшләре исеменнән Фаилне һәр ел килә торган язгы бәйрәме - туган көне белән тәбрик итәм. Монысы гади генә түгел, түгәрәк дата. Язлар сиңа һәрчак куаныч алып килсен, Фаил!

Ризидә ГАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев