Табиб хезмәтеннән канәгатьме?
29 майда Татарстанда медицина хезмәтенә кагылышлы сорауларны кабул итү өчен "кайнар элемтә" эшли.
Сыйфатлы медицина турындагы уй-фикерләрне 10.00-17.00 сәгатьләрдә җиткерергә була.
Татарстанлыларның сорауларына ТР Кеше хокуклары буенча вәкиллек белгечләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия сәламәтлек күзәтчелегенең Татарстандагы идарәсе, Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды хезмәткәрләре җавап бирә.
Сорауларыгызны бирү өчен телефоннар: 8 (843) 236-40-62; 8 (843) 236-40-17; 8 (843) 236-89-15.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев