Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб Илдус Лотфуллин: "Ковид белән авыручылар саны кинәт түгел, әкренләп үсәр"

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин инстаграм битендә коронавирусның икенче дулкыны булырмы-юкмы дигән фаразларга үзенең фикерен җиткерә.

«Икенче дулкын» төшенчәсе грипп белән аналогиядән килә: 100 ел элек булган «испанка» өч дулкын булып килгән. Аның икенче дулкыны иң куркыныч булган. Ковид та шулай булачакмы? Бу шикле. Беренчедән, ковид – сезонлы инфекция түгел. Икенчедән, "испанка" дөньяны хаос биләп алган Беренче бөтендөнья сугышы елларына туры килгән. Өченчедән, пандемияләрнең авырлыгы кешеләрнең әзерлегеннән дә тора. 1997 елда американнар «испанканың» грипп H1N1 икәнлеген исбатлады. Бу төр грипп 2009 елда яңадан кабатланды, ләкин "испанка" кебек коточкыч булмады ул.

Соңгы вакытта БСОның аерым экспертлары, ковидның икенче глобаль дулкыны булмаячак, дип фараз кылды, бары тик аерым локаль күтәрелешләр генә күренәчәк. Мондый локаль күтәрелешләр бүген Бөекбританиядә, Австралиядә, Алманиядә, Испаниядә бар. Ковид глобаль дәрәҗәдә арта башласа да, аның үсеше әкрен, озакка сузылган булачак. Авыручылар саны кинәт түгел, әкеренләп үсәр, үлүчеләр дәрәҗәсе дә чагыштырмача ким булыр, дип әйтелә. Бу аерым кешеләрнең һәм медицина системасының ковидка әзер булуы белән аңлатыла. Күпләр ковидны вакыт үтү белән нинидидер бер фонга әйләнәчәк дип уйлый иде. Шул фараз дөрескә чыга, ахрысы. Ковид бер яктан тулысынча юкка чыкмыйча, икенче яктан, бик каты баш күтәрмичә дәвам итә торган озак вакытлы бер проблемага әйләнәчәк. Бу прогнозга ко-инфекцияләр катышырга мөмкин.

Ковид грипп башлану белән нишләр? Гадәти ОРВИлар, пневмонияләр башлангач, нәрсә булыр? Безнең хастаханә ел саен ноябрь-гыйнварьдә пневмония белән тула, урыннар калмый. Быел ковид өстенә туры килгәч, ничек булыр? Бу ел сезне грипптан вакцина куярга өндим! Апрельдә булган изоляцияне локдаун дип атыйлар (аңа «карантин» дию дөрес түгел). Коточкыч зарар китерде ул икътисадка. Аналитика аның кабатлануын гадәти кешеләр дә, сәясәтчеләр дә теләми, дип әйтә. Бүген кешеләр кыска һәм локаль локдаунга гына әзер (мәсәлән, бер мәктәптә яки заводта гына). Дөреслекне вакыт күрсәтер. Болар гипотеза гына әлегә”, – дип язган ул.
 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Ковид чигенә, хастаханәбездә яңа авырулары саны әзәя. Нәрсә көтә безне? Икенче дулкынмы? «Икенче дулкын» төшенчәсе грипп белән аналогиядән килә: 100 ел элек булган «испанка» өч дулкын булып килгән. Аның икенче дулкыны иң куркыныч булган. Ковид та шулай булачакмы? Бу шикле. Беренчедән, ковид – сезонлы инфекция түгел. Икенчедән, испанка дөньяны хаос биләп алган Беренче бөтендөнья сугышы елларына туры килгән. Өченчедән, пандемияләрнең авырлыгы кешеләрнең әзерлегеннән дә тора. 1997 елда американлар «испанканың» грипп H1N1 икәнлеген исбатлады. Бу төр грипп 2009 елда яңадан кабатланды, ләкин испанка кебек коточкы булмады ул. Соңгы вакытта БСОның аерым экспертлары, ковидның икенче глобаль дулкыны булмаячак, дип фараз кылды, бары тик аерым локаль күтәрелешләр генә куренәчәк. Мондый локаль күтәрелешләр бүген Бөекбританиядә, Австралиядә, Алманиядә, Испаниядә бар. Ковид глобаль дәрәҗәдә арта башласа да, анын үсеше әкерен, озакка сузылган булачак. Авыручылар саны кинәт тугел, әкеренләп үсәр, үлүчеләр дәрәҗәсе дә чагыштырмача ким булыр, дип әйтелә. Бу аерым кешләрнең һәм медицина системасының ковидка әзер булуы белән аңлатыла. Күпләр ковидны вакыт үтү белән нинидидер бер фонга әйләнәчәк дип уйлый иде. Шул фараз дөрескә чыга ахырсы. Ковид бер яктан, тулысынча юкка чыкмыйча, икенче яктан, бик каты баш күтәрмичә дәвам итә торган озак вакытлы бер проблемага әйләнәчәк. Бу прогнозага ко-инфекцияләр катышырга мөмкин. Ковид грипп башлану белән нишләр? Гадәти ОРВИлар, пневмонияләр башлангач, нәрсә булыр? Безнең хастаханә ел саен ноябрь-гыйнварьдә пневмониягә тула, урыннар калмый. Быел ковид өстенә туры килгәч, ничек булыр? Бу ел сезне грипптан вакцина куярга өндим! Апрельдә булган изоляцияне локдаун дип атыйлар (аңа «карантин» дию дөрес түгел). Коточкыч зарар китерде ул икътисадка (экономика). Аналитика аның кабатлануын гадәти кешеләр дә, сәясәтчеләр (политик) дә теләми, дип әйтә. Бүген кешеләр кыска һәм локаль локдаунга гына әзер (мәсьәлән, бер мәктәптә яки заводта гына). Дөреслекне вакыт күрсәтер. Болар гипотеза гына әлегә.

Публикация от Ильдус Лутфуллин (@ilduslutfullin)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев