Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб-психотерапевт Марат Юсупов: «Начар яңалыкларны даими күзәтеп бару – зыянга»

Өлешчә мобилизация буенча повестка алучылар да, аларны озатучылар да күңел тынычлыгын югалтты. Мондый ситауциядә үзеңне ничек тотарга, күңел тынычлыгын ничек сакларга? Шушы сорау белән без танылган психотерапевт Марат Юсуповка мөрәҗәгать иттек.

– Бүгенге вәзгыять күпләрдә стресс тудыра. Ә мондый вакытта иң авыры – билгесезлек, алда ни булачагын белмәү. Бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга, күңел тынычлыгын ничек сакларга?

– Без сәяси-икътисадый үзгәрешләр белән бәйле стресс чорында яшибез. Һәм бу вакытта кеше үзен өч төрле тота. Беренчесе – көрәш. Бик күпләр үз иреге белән Ватанны сакларга китә. Алар илебезгә куркыныч янаганын аңлап, аны яклауны изге бурыч итеп саный. Икенчесе – качу. Бик күпләр илдән китә. Мин аларны хурламыйм да, моңа хакым да юк. Өченче юл – депрессиягә бирелү. 

Соңгы вакытта «думскролинг» дигән күренеш күзәтелә. Бу – начар, куркыныч яңалыкларны күзәтеп баруга ияләшү. Кеше тыела алмыйча шундый хәбәрләрне даими укый, карый. Хәтерләсәгез, пандемия башлангач, бүген күпме кеше коронавирус йоктырган, ничәсе үлгән – гел танышып бара идек. Бу стрессны көчәйтә генә. Без бит хәзер яңалыклардан да начар хәбәрләр генә эзлибез. 

– Нишләргә соң?

– Беренчедән, ситуацияне кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Бу берни эшләмәү дигән сүз түгел, моңа тәэсир итә алмаганыбызны тану, сабыр итү. Ни өчен болай килеп чыкканын аңларга тырышырга кирәк. Шәхсән минем фикеремчә, хәзерге вакытта барган хәлләр булмый кала алмый иде. Монда аерым шәхесләр түгел, җәмгыятебезне сарып алган әхлаксызлык гаепле. Хәзерге ситуацияне мин чистарыну дип атар идем. Аңлаган, кабул иткән вакытта борчылу кимиячәк. Чөнки стрессның төп чыганагы – билгесезлек. 

Икенчедән, ситуацияне контрольдә тотарга тырышырга кирәкми. Без моны булдыра да алмыйбыз, бу безнең  хәлдән килми. Мисал өчен, без балалар өчен һәрвакыт борчылабыз. Тик, әйтик, алар балалар бакчасында, мәктәптә булганда без борчылганнан гына юлдагы, мәктәптәге хәлләр үзгәрми ич. 

Өченчедән, илдә шундый вәзгыять булганда да үз-үзеңә сөенү җаен табу мөһим. Күңелне күтәрә торган гади нәрсәләрдән ямь табарга кирәк. Көндәлек эшләрне дәвам итегез, булдыра алган планнарны тормышка ашырыгыз, гаиләгезне кайгыртыгыз, балаларыгызны тәрбияләгез, укыгыз, камиллек өстендә эшләгез, мавыгуларыгызны онытмагыз, дусларыгыз, туганнарыгыз белән очрашыгыз, өлкәннәрне онытмагыз. Планнарны унар елга алдан кормагыз. Иртәгәге эшне ниятләп куегыз. Булдыра алган, көчегездән килгән эшләрне генә башкарыгыз.
Аллаһы Тәгаләгә таяныгыз. «Раббыбыз кушмаса, яфрак та селкенми» диләр бит. Бу хәлләр очраклы түгел. Тарихтан да моңа мисаллар җитәрлек. Помпеяны искә төшерегез әле. Рим шәһәре вулкан көле астында күмелеп кала. Аңа хәтле ни булганын беләсезме? Анда гомосексуализм, эчкечелек, бозыклык чәчәк аткан, кешеләр, кем әйтмешли, хайванга әверелеп барган була. Минемчә, хәзер шул ук хәлләр кабатлана. Гей-парадлар, җенес алыштыру дисеңме, үз-үзеңне башкалардан өстен куюны алга сөрү, җәмгыятьнең байлар һәм ярлыларга бүленүе һәм башкалар... Сизәсезме, рухи яктан без төпкә бата барабыз.

– Хәрби операциягә китүчеләрнең хәлен ничек җиңеләйтергә мөмкин?

– Әгәр ир-егет үзенең хак юлда булуын аңласа, ул моны авыр кичерми. Ватаныбыз язмышы куркыныч астында дип уйлаучылар өйрәнүләр вакытында булдыра алганча тырышачак, хәрби операциядә үзен сакларга омтылачак. Егетләребезнең башында, йөрәгендә «Мине көтәләр, мин кайтырга тиеш» дигән уй булырга тиеш. Шул чагында ул саклык белән эш итәчәк, хәрби бурычын яхшы башкарачак. Хәтта авырлыкларны кичәр өчен аңа көч өстәләчәк. 

– Якыннары повестка алган, аларны хәрби комиссариатка озатучы кешеләргә үзләрен ничек тотарга киңәш итәр идегез?

– Ир-егетләрнең барысы да тормыш тәҗрибәсе туплап бармый. Андыйларны курку биләп алган була. Ә озатучылар арасында елаучылар, «Безне кемгә калдырып китәсең?» кебек үзәк өзгеч сүзләр әйтүчеләр бар. Бу егетләрнең куркуын арттыра гына. Мобилизацияләнүче шалтыратканда аның белән тыныч сөйләшергә кирәк. Бездә барысы да яхшы, дияргә кирәк. Аларга хәзер теләктәшлек белдерү мөһим. Ватанны сакларга киткән ир-егетләребезгә өйдә барысы да тәртиптә икәнен, монда калучылар өчен борчылырга кирәк түгеллеген, аны көтүегезне, исән-имин кайтуында шигегез юклыкны  белгертегез. Бу стрессны киметәчәк.

Хак юлда икәнлегебезгә ышаныгыз, ирләрегез, улларыгыз белән горурланыгыз. Әйе, тормыш авыр, катлаулы. Тик ул дәвам итә. Үзара ярдәмләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, ситауцияне аңлап яшик. Бу һичшиксез авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк.

– Балаларга ничек аңлатырга?

– Гаиләдә авыр атмосфера урнашырга тиеш түгел. Чөнки кечкенә балалар да өлкәннәрнең кичерешләрен сизә бит. Сабыйларның туган көннәрен билгеләп үтүне, бергәләп китап укуны, дусларын кунакка чакыруны дәвам итегез. Бала сораса, гади итеп, ул аңлаганча җавап бирегез. Әти, абый, туганыбыз безне саклый, чөнки безне ярата, диегез. Ул исән кайтачак, диегез. Горурланыгыз. Илебез яхшы икәнен, андагы кешеләр яхшы икәнен, аның хыяллары тормышка ашачагын әйтегез. Балага шушы сүзләр мөһим.

– Өлкән яшьтәгеләргә дә авыр.

– Аларга аеруча кыен. Әби-бабайлар башкача уйларга өйрәнмәскә дә мөмкин. Алар якыннарын югалтудан коточкыч дәрәҗәдә курка. Балалардан аермалы буларак, өлкәннәргә аңлату түгел, кайгырту ярдәм итә. Сөйләшергә, кочакларга, юатырга, бергә булырга, ялгызлыкта калдырмаска кирәк. 

– Күңел халәтен яхшырта алмаган кешеләргә нишләргә?

– Берничек тә тынычлана алмаганыгызны сизсәгез, психологка, психотерапевтка мөрәҗәгать итегез. Чаллыда белемле табиблар, шөкер, күп.
Мин инде 42 ел табиб-психиатр булып эшлим. Миңа кешеләрнең авыр депрессиядән чыкканын шактый күзәтергә туры килде. Бу вакытта кеше яңадан тугандай була. Ул дөньяга башкача карый башлый. Якыннарының, тормышның, матурлыкның кадерен белә башлый. Алар миңа бу хакта үзләре сөйли. Медицинада бу үсеш авыруы (болезнь роста) дип атала. Ягъни, сәер тоелса да, авыруы аркасында кеше рухи яктан үсеш кичерә. Безнең җәмгыять тә авыру хәлендә. Савыкканнан соң аның рухы чистарачак. Шуңа өметләник.

«Монысы да үтә»

Сөләйман балдагы турындагы риваятьне истә тотыгыз. Сөләйман атлы патшаның бик зирәк, акыллы киңәшчесе булган. Бервакыт бу дәүләттә эшләр бармый башлаган, бер-бер артлы күңелсезлекләр килеп чыккан. Тәмам боеккан патша киңәшчесен чакырткан. Тегесе аңа балдак бүләк иткән. Анда «Барысы да үтә» дип язылган булган. Шуны укый-укый патша озак еллар бик күп авырлыкларны кичкән. Тик көннәрдән бер көнне бу язу да ярдәм итмәгән. Киңәшчесенә мөрәҗәгать иткәч, ул аңа балдакны салып, эчендәге язуны укырга киңәш иткән. Анда «Монысы да үтә» диелгән булган. 

«Ышаныч телефоны» эшли

Кинәт кенә килеп чыккан авыр ситуациядә психологик ярдәм сорап Чаллыдагы «Ышаныч телефоны»на мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге оешма җитәкчесе Люза Фәрхетдинова сүзләренә караганда, бүгенге темага кагылышлы сораулар белән шалтыратучылар бар инде.
8 (8552) 52-55-52 – татар линиясе
8 (8552) 52-96-96 – рус линиясе
112 – гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте. Ул да ышаныч телефоны белгече белән тоташтыра. 
129 – «Сердәш» ышаныч телефоны (Казан)

Шалтыратуда яшь буенча чикләүләр юк, белгечләр тәүлек әйләнәсе эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек