Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар өчен яңа нормалар билгеләнде

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгеч-табибларга пациентларны кабул итү өчен яңа нормалар билгеләгән. Кабул итү вакыты табибның белгечлегенә бәйле. Мәсәлән, эндокринологка күренү өчен 19 минут бирелгән. Кардиологка визит 24 минуттан артмаска тиеш, ә терапевт-стоматологның бер пациентны кабул итү вакыты 44 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шул ук вакытта бирелгән вакытның 35...

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгеч-табибларга пациентларны кабул итү өчен яңа нормалар билгеләгән. Кабул итү вакыты табибның белгечлегенә бәйле. Мәсәлән, эндокринологка күренү өчен 19 минут бирелгән. Кардиологка визит 24 минуттан артмаска тиеш, ә терапевт-стоматологның бер пациентны кабул итү вакыты 44 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шул ук вакытта бирелгән вакытның 35 проценты кирәкле документларны тутыру өчен тотылырга тиеш икән. Министрлыкта әлеге нормалар киңәш рәвешендә генә кертелде диделәр. Һәм алар, теге яки бу төбәктә халыкның тыгызлыгына, поликлиникаларның оештыру-техник шартларына карап, үзгәрергә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев