Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар да аңламагач...

Бүгенге көнгә Чаллыда коронавирус инфекциясенең 5540 очрагы теркәлгән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Чаллыга 269330 данә вакцина кайткан. Беренче компонентны – 258126, икенчесен 199398 кеше ясаткан. Прививканы шифаханәләрдә, «Тулпар», «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә, Сбербанк бинасында ясарга мөмкин. Йогышлы авырулар хастаханәсендә провизор госпиталь эшли.
Ковидка каршы чараларның үтәлеше буенча тикшерелгән 22 оешманың 6сында хилафлыклар табылган. «Инсайт» медицина үзәгендә пациентларның температурасы үлчәнмәве һәм һаваның зарарсызландырылмавы ачыкланган.  Материаллар судка тапшырылачак.
– Медицина хезмәткәрләре дә коронавирус инфекциясенең куркыныч икәнен аңламагач, калганнар турында сөйлисе дә юк. Мондый очракта җитди чаралар күрергә кирәк, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаевка медицина хезмәткәрләре белән аңлату эшләре алып барырга күрсәтмә бирелде. 

Фото: Яндекс.Дзен
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек