Чаллы табиблары бушлай кабул итәчәк
40-70 яшьлек хатын-кызлар өчен маммография кабинеты да эшләячәк.
30 март, шимбә көнне, иртәнге сәгать 7:00дән 13:00 кадәр Чаллының сугыш ветераннары өчен госпиталь поликлиникасында (109нчы диспансеризация кабинетында) сәламәтлек көне узачак.
Бу көнне диспансеризация узарга һәм невролог, кан тамырлары хирургы, уролог, гастроэнтеролог кебек белгечләргә күренергә була. Моннан тыш, 40-70 яшьлек хатын-кызлар өчен маммография кабинеты эшләячәк.
Бары тик паспорт һәм ОМС полисы кирәк. Кан тапшырырга теләүчеләргә ашамыйча килү шарт.
– Безнең шифаханәгә беркетелмәгән булсагыз да, тикшеренү уза аласыз. Тик сезгә нәкъ шул көнне безнең госпитальдә диспансеризация узарга кирәк булачак, – дип белдерә сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резидә Мәүҗитова.
Поликлиниканың адресы: Чаллы, Тукай исемендәге Яр буе урамы, 39нчы йорт. Регистратура номерлары: 79-30-35, 79-30-36.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев