Шəhри Чаллы

Табибларга - фатир

Бүгенге көндә 1351 кеше чиратта тора. Быел 63/16 , 63/20 йортлары файдалануга тапшыралачак.

Шушы көннәрдә  шәһәребездә сәламәтлек өлкәсендә эшләүче 80 гаилә 63/21 йортыннан фатир ачкычлары алачак. “63/23 йортын яңа ел алдыннан файдалануга тапшырдык. 414 фатирлы 63/21 йорты әзер, әмма тиешле документларны әзерләү буенча токарлыклар килеп чыккач, бу эш гыйнвар аена калды. Биредә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче 80 гаилә өй туен уздырачак”, - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

2020 ел башына 1894 гаилә фатир өчен чиратта торган. Узган елда 63/21, 63/23 йортлары төзелеп, бюджет өлкәсендә эшләүче 594 гаилә фатирлы булды. Бүгенге көндә 1351 кеше чиратта тора. Быел шулай ук 63/16 , 63/20 йортлары файдалануга тапшыралачак.

Социаль ипотека программасы буенча фтаирның бер квадрат метры 39,6 мең сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: