Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табибларга ихтыяҗ туса

Шәһәр халкына вакытында медицина хезмәте күрсәтү максатыннан, 9, 11 май көннәрендә иртәнге 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр балалар һәм өлкәннәр шифаханәләрендә табиб-педиатрлар һәм участок терапевтлары кизү тора. 13 сәгатькә кадәр табибларны өйгә чакыртырга да мөмкин. 10 майда шифаханәләр эшләми. Балалар шифаханәләре табиб-офтальмологлары иртәнге 9дан 14 сәгатькә кадәр график буенча кизү...

Шәһәр халкына вакытында медицина хезмәте күрсәтү максатыннан, 9, 11 май көннәрендә иртәнге 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр балалар һәм өлкәннәр шифаханәләрендә табиб-педиатрлар һәм участок терапевтлары кизү тора. 13 сәгатькә кадәр табибларны өйгә чакыртырга да мөмкин. 10 майда шифаханәләр эшләми.

Балалар шифаханәләре табиб-офтальмологлары иртәнге 9дан 14 сәгатькә кадәр график буенча кизү торалар:

9 майда - 5нче балалар шифаханәсе;

11 майда - 6нчы шәһәр шифаханәсе.

Кама балалар медицина үзәгендә балаларга тәүлек әйләнәсе отоларинголог ярдәме күрсәтелә.

9, 11 майда 1нче балалар стоматология шифаханәсе табиб-стоматологлары балаларны ике сменада - сәгать 9дан 14кә һәм 20дән 24 сәгатьләргә кадәр кабул итәләр. Балаларга 5нче шәһәр хастаханәсенең йөз-казналык хирургиясе бүлегендә ярдәм күрсәтелә.

9, 11 майда өлкәннәр табиб-отоларингологлар һәм табиб-офтальмологлар ярдәмен - 5нче шәһәр хастаханәсендә, стоматология ярдәмен 2нче стоматология шифаханәсендә ала алалар.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе, Яр Чаллы инфекцион хастаханәсе, 2нче һәм 5нче шәһәр хастаханәләре тәүлек әйләнәсе ялсыз эшлиләр.

Шәһәр ЗАГС идарәсе бәйрәм көннәрендә түбәндәге график буенча эшли:

10 май - туучыларны, уллыкка (кызлыкка) алуны һәм ата булуны билгеләүне теркәү түбәндәге адрес буенча: Тынычлык пр., 2нче йорт (Перинаталь үзәк, 6нчы терминал, Медицина шәһәрчеге);

9, 11 май - үлемне теркәү, түбәндәге адрес буенча: Гидротөзүчеләр урамы, 10нчы йорт, 1-2нче тәрәзә, 1нче кат (МФЦ).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев