Шəhри Чаллы

Тагы ял итәбез

Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте (Роструд) хәбәр итүенчә, Җиңү көне бәйрәме уңаеннан, бу эш атнасы тәмамлангач, россиялеләр рәттән 4 көн ял итәчәк һәм киләсе атнада бары өч эш көне булачак. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. "6 май - шимбә, 7 май - якшәмбе. 9 май, сишәмбе...

Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте (Роструд) хәбәр итүенчә, Җиңү көне бәйрәме уңаеннан, бу эш атнасы тәмамлангач, россиялеләр рәттән 4 көн ял итәчәк һәм киләсе атнада бары өч эш көне булачак. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"6 май - шимбә, 7 май - якшәмбе. 9 май, сишәмбе - бәйрәм көн. Ә 8 май быел 7 гыйнвар көне шунда күчерелү сәбәпле, эш көне саналмый, ул шимбәгә туры килә иде. Шулай итеп, бәйрәм белән бергә 4 көн ял булачак", - дип җиткергән "Интерфакс"ка Роструд җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.

Билгеле, Җиңү көненнән соң россиялеләрнең өч көнлек эш атнасы була: чәршәмбе - 10 майдан җомга 12 майны кертеп.

Т-И

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: