Тагын бер шәһәрдәшебез югалган
Полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм туганнар 52 яшьлек чаллылыны - Александр Манилоны эзлиләр. Моның турында белдерү социаль интернет челтәрендәге "Василиса" эзләү отряды төркемендә урнаштырылган. 4 ай элек ул Мәскәүгә эш эзләп китә. Соңгы тапкыр туганнары белән элемтәгә 30 ноябрь көнне чыга. Шуннан соң аның телефоны җавап бирми башлый. 15 декабрь көнне...
Мәгълум булганча, Манило - икенче группа инвалиды, эпилепсия белән авырый. Приступлардан соң, аның вакытлыча амнезия дә барлыкка килергә мөмкин. Әлеге ир-ат турында берәр төрле мәгълуматка ия булган кешеләрне 02, 89600782923 яки 89053742110 телефоннары аша шалтыратырга сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев