Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын бер үзәк

Мәләкәс аръягы бистәсендә күп функцияле "Эврика" мәдәният үзәге сафка кертелде. Аны ачу тантанасында шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, республикада өч елга исәпләнгән "Авыл клублары" программасы гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә Чаллыда төзелгән беренче клуб - Элеватор тавындагы "Кызыл тау" мәдәният үзәге инде ике ел халыкка...

Мәләкәс аръягы бистәсендә күп функцияле "Эврика" мәдәният үзәге сафка кертелде. Аны ачу тантанасында шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, республикада өч елга исәпләнгән "Авыл клублары" программасы гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә Чаллыда төзелгән беренче клуб - Элеватор тавындагы "Кызыл тау" мәдәният үзәге инде ике ел халыкка хезмәт күрсәтә.

Апрель аенда Залесный бистәсендә дә 300 урынлы мәдәният үзәге файдалануга тапшырылган иде. Мәләкәс аръягындагы мәдәният учагы - программа кысаларында төзелгән өченче клуб. Бер катлы бинаны төзү 12 млн сумга төшкән. "Бу үзәкне без Мәдәният елында ачабыз. Тиздән ул зурларның һәм балаларның яраткан ял итү урынына әверелер, дип уйлыйм. Әлеге тантанада Комсомол районының территория советлары рәисләре дә катнашуы аеруча сөенечле. Хәзер без очрашуларны шушы уңайлы иркен залда оештыра алачакбыз", - диде шәһәр хакиме, чаллылыларга мөрәҗәгать итеп. Күп функцияле үзәк 300 урынга исәпләнгән. Биредә үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Анда мәдәни-массакүләм чаралар үткәреләчәк. "Эврика" үзәген Ландыш Галиева җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев