Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын саныйлар

Быелның 1 июленнән 15 августына кадәр Русиядә авыл хуҗалыгы санавы (перепись) уздырыла. Шәһәрдә яшәүчеләр бу чара безгә кагылмый дип кул селтәргә ашыкмасын, чөнки шәһәрдә яшәүчеләрнең дә бакчачылык ширкәтләрен дә һәм дача җирләрен дә санау үткәрәчәкләр. Ун елга бер тапкыр исәпкә алу вакытында меңнәрчә авыл хуҗалыгы оешмаларын, җитештерү предприятиеләрен, күмәк һәм...

Быелның 1 июленнән 15 августына кадәр Русиядә авыл хуҗалыгы санавы (перепись) уздырыла. Шәһәрдә яшәүчеләр бу чара безгә кагылмый дип кул селтәргә ашыкмасын, чөнки шәһәрдә яшәүчеләрнең дә бакчачылык ширкәтләрен дә һәм дача җирләрен дә санау үткәрәчәкләр. Ун елга бер тапкыр исәпкә алу вакытында меңнәрчә авыл хуҗалыгы оешмаларын, җитештерү предприятиеләрен, күмәк һәм фермер хуҗалыкларының җирләрен, эш коралларын, инвентарьларын санаячаклар. Әле күптән түгел генә Федераль җыенга юлламасында Русия президенты Владимир Путин да ташландык җирләрнең барысын да исәпкә алып бетерергә кушты. Авыл хуҗалыгын исәпкә алуның ун ел элек үткәрелгәнендә республикабызда 480 меңнән артык объект, 721 авыл хуҗалыгы оешмасы, 3023 фермер хуҗалыгы, авыл җирлегендә яшәүче 403349 шәхси хуҗалык теркәлгән. Болар өстенә шәһәрдә яшәүчеләрнең 1373 бакча ширкәтенә караган 297784 җир кишәрлеге барлыгы ачыкланган. Авыл хуҗалыгындагы бүгенге хәлләрне без киләсе елның ахырына, ягъни сан исәбен алудан соң ярты ел узганнан соң гына беләчәкбез. Күпме чәчүлек җиребез, аларны эшкәртер өчен ничә тракторыбыз, комбайныбыз, ничә көрәк-тырмабыз барын санау нигә кирәк соң? Русия хөкүмәтендә моны авыл хуҗалыгындагы хәлләрне белеп тору, алдагы елларга әлеге өлкәгә бюджеттан күпме акча бүлеп биреләчәген исәпләп чыгару, илнең азык-төлек стратегиясен эшләү зарурлыгы белән аңлаталар. Боларны белеп тору сәяси яктан да әһәмиятле булмагае. Ник дигәндә, соңгы вакытта бөтен дөньяның арты белән борылуы, Русиягә карата сәяси һәм икътисадый санкцияләр безне, читтән ярдәм көтмичә, үз көнебезне үзебез күрә башларга этәрә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бигрәк тә. Бәрәңге һәм суганны гына үстерербез анысы. Әбиләр әйтмешли, дөньялар гына тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X