Талантлы язучы, кыю журналист иде...
Шәһәрдәш язучыбыз Ирек Диндаровның тууына 70 ел тулды.
Гомер атын булмый туктатып... Әле кайчан гына бергәләп шау-гөр килгән чордашлар бер-бер артлы бакыйлыкка күчә торалар. Кайчандыр шәһәребезнең күренекле шәхесе саналган, бүген инде иҗатташ дуслары хәтерендә генә яшәүче Ирек Гали улы Диндаровның да тууына 70 ел тулды.
Ирек Диндаров, беренче чиратта, журналист буларак киң танылу алган легендар шәхес иде. Туры сүзле, сөйләшкәндә әңгәмәдәшенең боргалап, сүз очын урап-чолгап азаплануын бер дә яратмый иде. Күзгә туп-туры карап сөйләшә, мәгънәсе чамалы нәрсә сөйли башласаң, күзен кыса төшеп, сынаулы караш ташлый да, йә сүзне төгәлләгәнгә санап, каядыр ашыгып китеп бара, йә алдындагы кәгазьгә нидер яза башлый, ягъни үз эшенә керешә. Ирек Диндаров белән шактый еллар аралашып, аңлашып яшәдек. Еллар агышы күп нәрсәләрне оныттыра, күп кешеләр хәтердән җуела. Тик Ирек минем истә: чордашым, фикердәшем, каләмдәшем, ихлас дустым буларак һәрчак йөрәктә яши ул.
Ирек Диндаровның иҗатын барлау туктап тормый. Әле соңгы елларда гына Татарстан китап нәшрияты язучының проза әсәрләре тупланган «Соңгы әманәт» дигән китабын бастырып чыгарды. Китапны төзүче – бертуган абыйсы, язучы һәм журналист Илдус Диндаров. Ирекнең быелгы юбилей елында да Илдус Гали улы энесенең истәлеген оныттырмау өчен җан атып йөри. Вафатыннан соң да мирасын барлап яшәүче игелекле туганнарына ихлас рәхмәтләремне юллап калам. Әйткәнемчә, Ирек Диндаров безнең Чаллы каласы өчен гади бер журналист кына түгел иде. Ирек Диндаров мәктәп елларыннан иҗатка керешкән һәм гомеренең ахырына кадәр иҗат утында янды. Язучылык эше безнең илдә һөнәр саналмаса да, каләм иясеннән акыл һәм физик энергия, туктаусыз эзләнү, әйбәт мәгънәдә тынгысызлык таләп итә. Ирек тә шундый тынгысыз җанлы, дөньяга битараф булмаган, хисле, үзенең карашларына туры килмәгән һәр нәрсәгә тәнкыйди карашлы, хәтта килешмәүчән позициядә торучы шәхес иде. Ул язучы буларак Чаллы шәһәрендә формалашты, бергәләп «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрдек, бер үк вакытларда диярлек – ул миннән ике генә елга соңарып, 1998 елдан Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Ирек татар әдәбияты тарихында лаеклы урын алырга тиешле каләм иясе иде. Аның кабатланмас стиле, рухы, күтәргән темалары бар иде. Исән чагында ике китап чыгарып өлгерде, вафатыннан соң туганнары ярдәме белән Чаллыда «Йолдыз җиле» исемле проза җыентыгы дөнья күрде. Публицистикасына килсәк, анысы әле үзенең тикшеренүләрен көтә. Ирек Диндаров озак еллар журналистикада җиң сызганып эшләгән тынгысыз каләм иясе, үзгәртеп коруның иң шанлы елларында исә Татарстан радиосының Чаллы бүлеге җитәкчесе иде бит. Гел халык арасында, вакыйгаларның кайнап торган ноктасыннан бер минут кичекмичә хәбәрләр яудырып, халкыбызның милли үзаңы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән фидакарь зат иде ул. Ирекнең активлыгы, турылыгы, чигенә белмәве кемнәрнеңдер «бавырына» тиде, туксанынчы ел башында ул җитәкләгән бүлекне ябып, аның урынына шәһәр хакимиятенең «курчак» радиосын төзергә омтылышлар ясала башлады. Көрәш аяусыз барды. Баштагы мәлләрдә Ирек Диндаровны Казан радиосы җитәкчеләре якласа да, күрәсең, шәһәр чиновниклары кирәкле «төймәләргә» басу җаен таптылар, үҗәтләнә торгач, теләкләренә ирештеләр – бөтен халык яратып тыңлый торган радионы туздырып ташладылар. Билгеле, инициативалы, тырыш, эшлекле һәм тәҗрибәле егетне хакимият урамга ук чыгарып ташламады ташлавын – аңа шәһәр хакимиятенең матбугат үзәген оештыру эшен тапшырдылар. Бу инде аны бераз булса да аратада тоту өчен кылынган гамәл иде. Монда да Ирек кушканны үтәүче булып утырмады, шәһәр журналистларының киңәшчесенә әйләнде, яныннан кеше өзелми иде. Шул елларда шәһәрнең татар журналистлары берлеген төзү нияте белән янып йөри башлады. Тик бу омтылышына да аяк чалучылар табылды. Әлеге идея тормышка ашмый калды. Ирек бу каршылыкларны зур рухи югалтулар белән чыкты дисәм дә ялгыш булмас, шулай да бирешмәде, бөтен көчен, күңелен иҗатка, язучылык эшенә салды. Аның әдәби эшчәнлеге нәсерләр язу белән башланды дисәм, ялгышмам. Нәсер безнең әдәбиятта сирәк күренеш. Егерменче гасыр башында безнең әдәбиятта искә алырлык тәҗрибәләр ясалган жанр, егерменче елларда Фәхри Әсгать, Мәхмүт Максуд иҗатларында иҗади үстерелә, Гадел Кутуй исә аны яңа биеклекә күтәрә. Менә шушы сирәк жанрда эшләп, Ирек Диндаров нәсернең матур үрнәкләрен биреп калды. «Туйбикә чишмәсе», «Уяну», «Изге ай», «Азатлык турында баллада» дип исемләнгән нәсерләрдә кичерешләр табигый һәм шул ук вакытта катлаулы да. Тәэсирле сөйләм, эчке киренкелек, тыйнак моң – Ирек Диндаров нәсерләре өчен хас сыйфатлар. Бер-бер артлы ике китабы дөнья күрде – балалар гаять яратып укыган «Әбләев хикмәтләре» һәм «Төркиягә сәяхәт».
1999 елның март аенда, вафатына бер ай чамасы гына калган көннәрдә, Чаллыдагы иң зур мәктәпләрнең берсендә – 47нче мәктәптә Ирек Диндаров белән очрашу оештырылды. Ирек үз янына каләмдәшләрен дә чакырды. Балалар аның ихласлыгына, тәрбиялелегенә сокландылар. Һәр сүзе үлчәнгән, һәр сүзен балалар үз күңелләренә сеңдереп кенә тордылар. Күрәсең, тумыштан педагог булгандыр ул. Укучылар «Әбләев хикмәтләре» китабына кергән хикәяләрдән спектакль уйнаганнар иде. Инде тамаша кылучы балаларның хис-кичерешләрен, егыла-егыла көлүләрен, Әбләевне гөнаһсыз да, әмма кысага да сыешмый торган кыланмышлары өчен җәзага тартулары өчен әрнеп утыруларын күрсәң, шаклар катарлык иде. Ирек Диндаров сөенеп, тыйнак кына елмаеп балаларны күзәтте. «Болай булгач, сезнең өчен тагын язам әле!» – диде ул укучылар белән саубуллашканда. Балалар язучысы саналган күп кенә каләм ияләре мондый очрашуны, гаҗәеп ихлас күтәренкелекне күргәннәре булдымы микән?..
«Төркиягә сәяхәт» китабында минем истә калганы – бик күп тарихи фактлар яктыртуы өстенә, аның бер татар авылына баруы, анда күргәннәрен тетрәндерерлек итеп сурәтләве булгандыр. Таланты мул булса да, язу эшенә сак карый иде Ирек. Ни язасын, ни өчен язарга тиешлеген ачыклап бетермичә беркайчан да каләмгә үрелмәде. Һәр җөмләсен кат-кат эшкәртүе белән ул элеккеге олуг әдәбият әһелләрен хәтерләтә иде. Мин аны, озак мыштырдауда гаепләп, ашыгыбрак язарга кыстый башласам, көлеп: «Бөекләр бер селтәнүдә яза торганнардыр инде, мин исә әкрен-әкрен алга барам, ашыгасы җирем юк бит», – ди торган иде. Үзенә, иҗатына үтә җаваплы караудан килгән сыйфаты иде аның каударланмавы.
Ирек Диндаров нәзакәтле кеше иде. Сөйләшүе, киенүе, язу рәвеше, эш стиле моны һәрдаим искәртеп торалар, гомумән, ул бер дә эленке-салынкылыкны сөймәде. Укытучылар гаиләсендә туып-үскәнгә шулай булгандыр дип уйлыйм. Әтисе Гали ага кайчандыр журналист буларак та танылган шәхес булган бит. Аннан аның эшен уллары Илдус белән Ирек дәвам иттерделәр. Икесе дә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамладылар. Илдус Диндаров озак еллар республиканың төп газетасы – «Ватаным Татарстан»ның Норлат төбәге үзхәбәрчесе, танылган шагыйрь, язучы, төбәк тарихына багышланган «Язмышлар балкышы – Бикколым» китабы авторы да әле. Ирекнең исә, алдан искәрткәнчә, университеттан соңгы тормышы, язмышы Чаллы каласы белән бәйле.
Ирек Диндаров Октябрь районы (Норлат, соңгы дәвердә бер башбаштакчының ихтыяры белән тарихи исемен бозып, Нурлат дип аталачак) Биккол авылында 1953 елның 5 сентябрендә туган. Урта мәктәпне тәмамлый. Университеттан соң, 1974 елда Тукай районы газетасында әдәби хезмәткәр, район профсоюз оешмасында җаваплы вазыйфа били. Тукай районы газетасы булган «Якты юл»да бер-бер артлы нәсерләре, парчалары дөнья күрә башлый. Данлыклы «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы булып китә. Үзгәртеп кору елларында ул «Татарстан» радиосының Чаллы бүлеге мөдире итеп билгеләнде. Тыңлаучылар һәр көнне төш вакытында радиодан яңгыраган җанга ятышлы йомшак тавышны хәтерлиләрдер әле – Чаллы яңалыклары белән эфирга Ирек Диндаров чыга иде. Яңа кала төзелешенең үзәгендә кайнаган егет бернәрсәгә дә битараф булмады. Җитешсезлек, хаксызлык күрсә, йодрыгын җиң эченнән күрсәтеп утыручылардан түгел иде, шундук чәчрәп чыгып, үз фикерен ярып сала иде. Бездә элек тә, хәзер дә үзфикерле кешеләрне өнәп җиткермиләр, моны Ирек үз шәхесендә тулысынча татыды. Аның иҗатка килү чоры Эдуард Касыймов, Хәниф Хөснуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Ямаш Игәнәй, Нәҗип Мәдияровларның татар әдәбиятында чын танылу алган дәверенә туры килде. Чаллыда әдәби мохит кайнап торган чаклар иде бу.
Иҗат кешесе катлаулы хисләр дөньясында яши. Ирекне дә төрле халәттә күрә идем. Кояштай балкып йөргән чагына да, сөмсере коелган чакларына да шаһит булдым. Аздан хәтере кала, юктан күңеле була иде. Әмма беркайчан да кешеләргә ачу саклап йөрмәде ул. Ваклыклардан өстен кала белү өчен дә шәхси өлгергәнлек, көч кирәк шул.
Ирекнең әдәби ниятләре тормышка ашмый калды. Анда булачак әсәрләренә материал хәттин ашкан иде. Алыйк давыллы үзгәреш елларын. Бөтен вакыйгалар аның күз алдыннан үтте. Эш бүлмәсе кайнап тора, милләткә җиткерәсе сүзе булган һәр кеше радиога чыгып, фикерен әйтә ала иде. Җитәкчеләрдән алып, милли хәрәкәт вәкилләре, шәһәр халкы – барысы да Ирек радиосын тыңлый, аңа гына ышана иделәр.
Инде бераз тынычланып, күп нәрсәгә күз ачылгач, шул еллар хакында Ирек Диндаров «Мәйдан» повестен яза башлады. Тик гаять кызыклы булырга тиешле бу әсәр төгәлләнә алмый калды, көтелмәгән үлем талантлы каләм иясен безнең арабыздан алып китте. 1999 елның 30 апреле иртәсе иде ул.
2001 елда шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге миңа Чаллы шәһәрендә өр-яңа әдәби-иҗтимагый журнал төзү вазыйфасын тапшыргач, икеләнмичә, яңа басмага «Мәйдан» дип исем куштым. Яшереп торасы юк, мин моны Ирекнең шул дәвердәге сүз иреге өчен гаять авыр көрәшен күз алдында тотып та, якты рухын онытылмасын дип тә эшләдем.
Ирек Диндаров исеме әдәбиятта лаеклы урын алырга тиеш, онытылырга да тиешле шәхес түгел ул. Аның татар халкы каршындагы хезмәте бәяләп бетергесез. Шуның өстенә матур иҗат калдырган язучы, публицист икәнен дә хәтердән чыгармыйк. Әлеге язма Ирек Диндаров рухына дога булып ирешер дигән изге теләктә алам.
Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты.
Фото библиотека-челны.рф сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев