Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Талаучы фатирдан чыга алмаган

Киров шәһәрендә гыйбрәтле хәл булган. Танышының фатирына икенче тапкыр "төшкән" карак, торактан үзаллы чыга алмагач, аның хуҗасына шалтыраткан.

Фатир иясе бу вакытта кунакта булган. Сәер шалтыратудан соң, ул полициягә мөрәҗәгать иткән.
Полиция белән фатир хуҗасы ишекне ачып керсәләр, угъры ләх исерек ята икән.
Ул урларга дип әйберләр җыйганда, аракы тапкан һәм аны туйганчы чөмергән. Бик нык исергәч, фатирдан чыга алмаган. Танышын бер тапкыр талаган булуын да сөйләп биргән.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/19386-talauchy-fatirdan-chyga-almagan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев