Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Талпаннар ауга чыга...

Яз җитүгә бакчадагы эшләр чоры гына түгел, ә талпан энцефалиты белән авыру мизгеле дә башлана. Әлеге авыру ешрак талпан тешләгән урын аша, сирәгрәк ризык аша (талпан энцефалиты йоктырган кәҗә һәм сыерның кайнатылмаган сөтен кулланганда) йогарга мөмкин. Кадалган талпанны белер-белмәс тартып алганда һәм аны сытканда йоктыру мөмкинлеге дә зур. Авыруның беренче...

Яз җитүгә бакчадагы эшләр чоры гына түгел, ә талпан энцефалиты белән авыру мизгеле дә башлана. Әлеге авыру ешрак талпан тешләгән урын аша, сирәгрәк ризык аша (талпан энцефалиты йоктырган кәҗә һәм сыерның кайнатылмаган сөтен кулланганда) йогарга мөмкин. Кадалган талпанны белер-белмәс тартып алганда һәм аны сытканда йоктыру мөмкинлеге дә зур.

Авыруның беренче билгеләре өч көннән яки өч атнадан соң гына беленергә мөмкин. Алар ОРВИ башлануын хәтерләтә: тән температурасы кисәк 38-39 градуска кадәр күтәрелә, баш һәм мускуллар авырта, бизгәк тота, баш әйләнә. Шулай ук күңел болгану, косу, нерв системасы зарарлану билгеләре булырга мөмкин.

Сәламәтлеге кисәк какшап киткән кеше еш кына хәленең начарлыгын талпан тешләү белән бәйләми һәм үзлегеннән дәвалана башлый. Ә мондый авыруга беренче көннән үк ятып торырга кирәк. Аны җиңел үзләштерә торган ризык, В һәм С группасы витаминнары белән тәэмин итәргә, талпан кадалганның беренче өч көнендә иммуноглобулин кадарга кирәк.

Үз белдегең белән антибиотиклар куллану иммунитетка зыян китерә һәм сәламәтләнү процессын тоткарлый, кайчак өзлегүләр китереп чыгара.

Чираттагы талпан мизгеленә әзерлек беренче язгы яшеллек һәм җылы кояш күренгәнче үк башланырга тиеш.

Талпан энцефалитын профилактикалау өчен иммунитет ныгытуның тулы комплекслы чараларын күрергә кирәк: бу - сәламәт тормыш рәвеше алып бару (чыныгу, рациональ хезмәт, көнкүреш һәм туклану, начар гадәтләрдән арыну), вакцинация (өч тапкыр - көз, кыш, яз яки ике тапкыр - көз, яз ясалырга тиеш) урманга беренче чыгуга кадәр 30 көн алдан тәмамланырга тиеш.

- Вакцина түләүле кабинетларда һәм вакцинация кабинетларында ясала, ул 300 сум чамасы тора, - ди бу уңайдан табиблар.

Вакцинация ясату вакыты узган булса, урманда, бакчада һәм елга буенда булуның берничә гади кагыйдәсен истә тотыгыз: мазь һәм спрей-репилентлар кулланыгыз, ике сәгать саен үзегезнең һәм бер-берегезнең өстен тикшерегез, талпан кадалган очракта, шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез.

Талпанны алганда түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

- талпанны пинцет яки чиста марля белән ураткан бармаклар ярдәмендә аның авыз аппаратына якынрак урыннан тотыгыз. Аннан тешләнгән урынга перпендикуляр рәвештә тотып, талпанның гәүдәсен күчәре тирәли әйләндереп, каза күрүченең тәненнән тартып алыгыз;

- талпан тешләгән урынны бу максатка яраклы чаралар белән (70%лы спирт, 5%лы йод, одеколон) эшкәртегез;

- талпанны тартып алганнан соң, кулларыгызны сабынлап юыгыз;

- әгәр тәндә кара тап күренеп калган икән (башы яки борыны), бу урынга 5%лы йод сөртегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев