Талпаннардан ничек сакланырга?
Язгы җылы көннәрне барыбыз да зарыгып көтә. Бу – табигать җанланган, матур вакыт. Әмма бу чорда урман-кырларда, паркларда, бакчаларда йөргәндә игътибарлы булырга кирәк. Чөнки табигать белән бергә талпаннар да уяна.
Алардан саклану өчен Тукай районы Куады авылы фельдшеры Миләүшә Фәрдиева киңәшләрен истә тотыгыз.
– Үзегез белән кием чистарта торган валик һәм эфир мае йөртегез. Валикка бик аз күләмдә (киемдә таплар калмаслык) тигез итеп эфир мае сөртегез һәм паркка йөрергә чыкканда, я булмаса табигатьтә ял иткәндә киемегезне шуның белән сыпырып чыгыгыз. Тик монда теләсә кайсы эфир мае бармый. Талпаннарга каршы иң нәтиҗәле майларны сайларга кирәк. Алар:
1. Лимон мае – әлеге май талпан, борча һәм бетләргә каршы кулланыла.
2. Эвкалипт мае – аның үзен генә дә һәм барлык төрле бөҗәкләрне куркыту өчен, лимонник мае белән кулланырга мөмкин.
3. Бөтнек мае – бу эфир мае бөҗәкләр өчен агулы һәм аларны табигый куркыту үзлегенә ия.
4. Ала миләүшә (лаванда) мае – иң кызыгы шунда, әлеге үсемлек исен кешеләр ярата, ә талпан – киресенчә, күрә алмый. Шулай ук аны чебен-черкинең дә «җене сөйми».
5. Кытай лимоннигы мае – аңарда цитрус исе һәм ул талпан белән беттән табигый саклагыч булып тора.
Талпаннарга каршы мондый ысулның тагын бер уңай ягы – ул шулай ук черки һәм чебеннәрне дә сездән ерак тотачак. Эфир маен валик белән киемгә сөртү сезнең өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә зыянсыз, бары тик сизелер-сизелмәс хуш ис киләчәк. Шулай ук кайбер кешеләр эфир маен су белән кушып тәнгә сиптерә. Тик эссе көндә болай итү тәннең кызаруына китерергә мөмкин.
Талпан кадалган очракта, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ел саен алып барылган күзәтүләрдән күренгәнчә, талпаннар кешегә, гадәттә, апрельдә яный башлый. Һәм аларның һөҗүме октябрьгә кадәр дәвам итә. "Иң актив вакытлары май азагы-июнь аена туры килә. Июльдә алар аз күзәтелә, ә августта һөҗүмнәрен тагын арттыра төшәләр", - ди белгечләр.
Белеп торыгыз: талпаннар корбанын чирәмдә, бик сирәк кенә куаклыкта көтә икән. Кешенең тәненә, киеменә ябышкан талпан югарыга үрмәли һәм якынча 30 минут эчендә кадалып өлгерә. Шуңа күрә аларны култык астыннан, касык, арка, муен һәм баштан эзләргә һәм мөмкин кадәр тизрәк, медицина оешмасында табибтан алдырырга кирәк.
Зөлфия Исләйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев