Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Талпаннарга әзер торыгыз

Талпаннар күренә башлауга иртәрәк әле. Әмма Роспотребнадзор профилактика өчен вакциналар ясатырга кирәклеге хакында исебезгә төшерә. Ел саен Башкортстанда талпан тешләү сәбәпле медицина ярдәме сорап 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр кеше мөрәҗәгать итә. Талпан инфекцияләре белән авыручылар саны артуы җитди куркыныч тудыра. Былтыр республикада талпан вирусы энцефалиты белән авыруның 22...

Талпаннар күренә башлауга иртәрәк әле. Әмма Роспотребнадзор профилактика өчен вакциналар ясатырга кирәклеге хакында исебезгә төшерә. Ел саен Башкортстанда талпан тешләү сәбәпле медицина ярдәме сорап 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр кеше мөрәҗәгать итә. Талпан инфекцияләре белән авыручылар саны артуы җитди куркыныч тудыра. Былтыр республикада талпан вирусы энцефалиты белән авыруның 22 очрагы теркәлгән. Ел саен БРда 30 меңнән артыграк кеше талпан вирусы энцефалитына каршы прививка ясата. Болар, гадәттә, һөнәри "хәвеф" төркеменә керүчеләр. Вакцинацияне талпаннарның актив чоры башланганчы организмда каршы торырлык иммунитет эшләнелеп өлгерсен өчен кышын, я булмаса иртә язда ясатырга кирәк. Беренче һәм икенче прививка арасында 1-7 ай тәнәфес булырга тиеш. Өченчесен беренче прививкадан соң бер ел үткәч ясаталар. Ревакцинацияләүне һәр өч ел саен үткәрергә кирәк. Ике этаптан торган "ашыгыч" вакцинация да бар, аны язын һәм җәен ясаталар. Прививкаларның аралары - ике атна. Төбәк Роспотребнадзорында прививканы ясаткач ике атна дәвамында талпаннар була торган табигый урыннарны урап узарга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев