Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Талпанны үзеңә чыгарырга ярамый

Тиздән май бәйрәмнәре. Күпләребез табигатькә, бакчаларга юл тотачак. Бу вакытны талпаннар да көтә.

Шәһәребездә талпан кадалуның бер очрагы теркәлде. Табиблар исә әлеге бөҗәкләрнең вируслы энцефалит, боррелиоз, пироплазмоз инфекцияләрен йоктырырга мөмкинлеген искәртеп, түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итәләр.

– Табигатьтән кайткач, бер-береңнең тәнен карап чыгарга кирәк. Зарарлы булган очракта организмга зыян салганчы, тәнгә кадалган талпанны эзләп табарга ярты сәгать вакыты бар, – ди 4нче поликлиника табибы Людмила Ваструкова. Шуңа күрә 
табигатькә чыкканда, мөмкин кадәр тәнне капларга, киемгә төрле химик препаратлар сибәргә кирәк. Талпан кадалса, үзең чыгарырга ярамый. Табибка барырга кирәк, ул бөҗәкне вируска тикшерү өчен, дөрес итеп чыгарачак. Ә табигатьтә ял итәргә яратучыларга сәфәргә чыкканда, кимендә ярты ай алдан талпан энцефалитына каршы прививка ясатырга кирәк. 

Сүз уңаеннан, "Талпаннардан ничек сакланып була" материалын моннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон

2
X