Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таможня аңлатты, кисәтте

Татарстаннан ел саен 2 меңгә якын кеше Мәккәгә һәм Мәдинәгә хаҗ кыла. Бу вакыйга алдыннан, Татарстан таможнясы җитәкчеләре "Казан" халыкара аэропортында бу сәфәрне оештыручы туроператорлар, хаҗ кылучылар төркеме җитәкчеләре һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре белән очраштылар. Очрашу, башлыча, өлкән буын вәкилләреннән торган хаҗ кылырга җыенучыларга, чикне чыкканда төрле кыенлыклар...

Татарстаннан ел саен 2 меңгә якын кеше Мәккәгә һәм Мәдинәгә хаҗ кыла. Бу вакыйга алдыннан, Татарстан таможнясы җитәкчеләре "Казан" халыкара аэропортында бу сәфәрне оештыручы туроператорлар, хаҗ кылучылар төркеме җитәкчеләре һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре белән очраштылар.

Очрашу, башлыча, өлкән буын вәкилләреннән торган хаҗ кылырга җыенучыларга, чикне чыкканда төрле кыенлыклар һәм проблемаларны булдырмау максатыннан оештырылды. Анда Таможня берлеге территориясендәге таможня кагыйдәләре, таможня контроле үзенчәлекләре, чикләүләр һәм тыюлар турында сүз барды.

Татарстан таможнясы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Максим Чмора дарулар, экстремистик әдәбият һәм коммерцияле товар партияләренә игътибарны юнәлтте. Шулай ук ул хаҗ кылучының багажы билгеләнгән урынга килеп җитмәү белән бәйле мәсьәләгә дә тукталды. Кагыйдә буларак, бу факт, багажның авырлыгы нормадан артык булган очракта, багажның бер өлешен калдыру яки билгеләнгән урынга башка авиарейс белән кайтару турында карар кабул ителү белән бәйле. Еш кына мондый багажлар "зәм-зәм" суы белән тулган була.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Татарстан таможнясы җитәкчесенә хаҗга әзерләнү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм закон кысаларында таможня контролен оператив һәм уңышлы узуга ышанычын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев