Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларның тәрәзәдән егылып төшү куркынычы арта

ТР Тикшерү комитеты кисәтү белән чыкты.

Көннәр җылыну белән күпкатлы йортлардан балаларның егылып төшү куркынычы арта. Гадәттә фаҗига ата-ана саксызлыгы аркасында килеп чыга.

ТР Тикшерү комитеты кисәтү белән чыкты. Мондый бәхетсезлекләрне булдырмау өчен мебельләрне тәрәзә төбенә якын куймаска киңәш итә алар. Бала менерлек булмасын, диләр. Шулай ук москит челтәрләренә ышанырга ярамый. Ул бала авырлыгын күтәрә алмый: сеткалар ныклап беркетелми. Тәрәзәләргә махсус фиксаторлар урнаштырырга кирәк, алар балага тәрәзәне ачарга мөмкинлек бирми. Фатирларны җилләткәндә ата-аналарга балаларын игътибарлы булырга киңәш итә. 

Балаларына ваемсыз карашлы ата-аналар җинаять җаваплылыгына тартылуын онытмасыннар, ТР Тикшерү комитеты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев