Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ташландык балалар 10 мең сумнан артык күләмдәге социаль пенсия алачак

Россиия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү турында» Федераль канунга үзгәрешләр кертү турындагы» канунны имзалаган. Аның буенча 2018 елның 1 гыйнварыннан дәүләт пенсиясе белән тәэмин итүгә яңа төр пенсия - әти-әнисенең берсе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия өстәлә. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә, дип...

Россиия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү турында» Федераль канунга үзгәрешләр кертү турындагы» канунны имзалаган. Аның буенча 2018 елның 1 гыйнварыннан дәүләт пенсиясе белән тәэмин итүгә яңа төр пенсия - әти-әнисенең берсе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия өстәлә. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә, дип яза "Башинформ". «Бу балалар табу йортында яки хастаханә баскычында, яки тугач та урамда ташлап кителгән балалар, -дип белдергән канун проектының бер авторы Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина. - Әлеге канунга кадәр аларга бернинди айлык финанс түләве каралмаган һәм 18 яше тулганнан соң алар олы тормышка акчасыз баскан. Ата-анасы вафат булган балалар туйдыручысын югалту буенча пенсия ала. Әгәр әти-әнисе исән булып, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә, бала хисабына алимент җыела. Ә ташландык балалар бернинди түләүсез кала иде». Айлык пенсиянең күләме 10 мең 68 сумны тәшкил итәчәк. Пенсия алучылар рәтенә табылган бала турындагы гариза белән туу турындагы таныклык алган балалар керә. Пенсия 18 яшькәчә, шулай ук укырга керсә -уку тәмамланаганчы, әмма 23 яшькә кадәр генә түләнәчәк. Бала тәрбиягә алынса, түләү тукталылачак. ///tatar-inform.tatar///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X