Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТАССР оешуга - 100 ел

Казанда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100 ел тулуга ззерлек башлады. Бу хакта парламент башлыгы Фәрит "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәтенең сәяси шурасы утырышында Мөхәммәтшин 2016 елның иң зур чараларын атап үткәндә хәбәр итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итүне оештыручы комитет булдыру...

Казанда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100 ел тулуга ззерлек башлады.

Бу хакта парламент башлыгы Фәрит "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәтенең сәяси шурасы утырышында Мөхәммәтшин 2016 елның иң зур чараларын атап үткәндә хәбәр итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итүне оештыручы комитет булдыру турында карар имзалады. Анда президент, хөкүмәт, Дәүләт шурасы рәисе, аның урынбасарлары, кайбер министрлар, Татарстанның Русия төбәкләрендәге вәкаләтле вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, Конституция мәхкәмәсе рәисе, ветераннар шурасы башлыгы һәм башка җаваплы кешеләр керә. Әлеге комитет ике ай эчендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар исемлеген, аларны финанслау планын төзеп, расларга һәм эзерлекне башларга тиеш диелә президент карарында. Татар Автономияле Совет Социалистик республикасының оешу көне дип 1920 елның 25 июне санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев