Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар артистлары корпоративларда акча эшләп баеп бетәләрме?

Җырчылар гомумән артистларның "урак өсте: алар корпоративларда чыгыш ясап акча эшлиләр. Татар эстрадасы артистларының күпчелеге соңгы елларда, быел бигрәк тә, Яңа ел корпоративларының кимүен сизгән. Аеруча зур дәүләт оешмаларында, банкларда, эшкуарлар азрак бәйрәм итә башлады, ди алар. Икенче бер төркем җырчылар, былтыр Яңа елда ничек чыгыш ясасак, быел да эш...

Җырчылар гомумән артистларның "урак өсте: алар корпоративларда чыгыш ясап акча эшлиләр. Татар эстрадасы артистларының күпчелеге соңгы елларда, быел бигрәк тә, Яңа ел корпоративларының кимүен сизгән. Аеруча зур дәүләт оешмаларында, банкларда, эшкуарлар азрак бәйрәм итә башлады, ди алар. Икенче бер төркем җырчылар, былтыр Яңа елда ничек чыгыш ясасак, быел да эш күп, эшсез тормыйбыз диләр.

Азат Фазлыев:

- Яңа елларда чыгыш ясыйбыз. Аллага шөкер, кризис безгә кагылмады. Бүгеннән февральның 23нә кадәр һәр көн диярлек язылган, бушлык юк.

Иркә:

- Яңа ел бәйрәмнәрендә чакырсалар, катнашам. Быел әллә шунда кризис тәэсир итә, күп дип әйтә алмыйм корпоративларны. Мине гади кеше дә, төрле оешмалар да чакыра. Мин беркайчан да кире какмыйм. Кайда гына эндәшмәсеннәр, Мәскәүгәме, яисә авылның берәр агач өенәме, вакытым булса, ризалашам. Чөнки минем өчен халык бертигез.

Сөмбел Билалова:

Кризис бераз сизелә дип уйлыйм. Алай да Татарстанда Мәскәүгә караганда азрак сизелә

- Мин Яңа ел корпоративларында эшлим. Җырчы гына түгел, алып баручы буларак та. Шуңа күрә, Татарстанда берничә корпоратив алып барам, Мәскәүдә әле бер эшем бар. Ә Яңа елны мин Петербур татарлары белән каршы алачакмын. Алар белән бергә җырлаячакмын, бииячәкмен һәм алып барачакмын. Кризис бераз сизелә дип уйлыйм. Алай да Татарстанда Мәскәүгә караганда азрак сизелә. Әмма минем өчен Яңа ел бәйрәмнәре кимүе зыянлы түгел. Ник дигәндә, быел мин берүзем эшли башладым. Бар керемем үземә.

Зөфәр Билалов:

- Чакырган җирләргә барабыз. Быел кимеде шул. Элек декабрь аенда гына унар җиргә бара идек. Быел Башкортстан якларына барасы бар. Корпоративларны күбрәк оешмалар өчен уздырабыз. Аларның азаюына һич борчылу юк. Иң мөһиме - җырлы-моңлы булып яшик. Җырлы-моңлы булган халыкның киләчәге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев