Яңалыклар тасмасы
“Татар бәйрәме” гөрләде
"Шатлык яшьләр үзәгендә "Татар бәйрәме" шәһәр милли проекты финалы үтте. Әлеге чара туган телебезне мәдәниятебезне саклау, ныгыту, яшьләрнең иҗади осталыкларын үстерү максатын күздә тота.
Проектның җиденче уенының темасы -"Сабан туе". Финалда бәйгеләр, җырлар, милли уеннар барысы да татарча үтте. Командалар сабан туена гына хас милли уеннарда көч сынаштылар:капчык киеп, йомырка...
"Шатлык яшьләр үзәгендә "Татар бәйрәме" шәһәр милли проекты финалы үтте. Әлеге чара туган телебезне мәдәниятебезне саклау, ныгыту, яшьләрнең иҗади осталыкларын үстерү максатын күздә тота.
Проектның җиденче уенының темасы -"Сабан туе". Финалда бәйгеләр, җырлар, милли уеннар барысы да татарча үтте. Командалар сабан туена гына хас милли уеннарда көч сынаштылар:капчык киеп, йомырка салынган кашык кабып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар... Иң активларга татлы призлар эләкте.
"Татар бәйрәме"нең җиде уены йомгаклары б буенча җиңүчеләр ачыкланды. Рус телле командалар арасында беренче урынны 48нче мәктәп алды. 26нчы гимназия - икенче.
Татар телле командалар арасында32нче мәктәп беренче урынга чыкты, ә икенче урынны 4нче мәктәп командасы алды. "Татар бәйрәме"нең иң зур бүләге гран-прига 58нче мәктәп командасы лаек булды. Барлык командаларга - дипломнар җиңүчеләр гә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев