Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Татар егете-2016” старт ала

"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете-2016" төбәкара милли проекты эшли башлый. Анда 15тән 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Сайлап алу туры 1 октябрьдән 18 февральгә кадәр дәвам итә. Татар егетләре алдында торган сынаулар шактый. Аларны лаеклы үтү өчен зиһенлелек, иҗадилык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәбият-сәнгатен белү һәм нинди дә...

"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете-2016" төбәкара милли проекты эшли башлый. Анда 15тән 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Сайлап алу туры 1 октябрьдән 18 февральгә кадәр дәвам итә.

Татар егетләре алдында торган сынаулар шактый. Аларны лаеклы үтү өчен зиһенлелек, иҗадилык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәбият-сәнгатен белү һәм нинди дә булса иҗади осталыкка ия булу кирәк.

Бәйгенең шәһәр ярымфиналы 2016 елның 18 февралендә "Шатлык"та үтә. Шәһәр этабы финалы һәм төбәкара сайлап алу туры мартка тәгаенләнә. 7 апрельдә - төбәк этабының суперфиналы.

Катнашу өчен гаризаларны 15 октябрьгә кадәр электрон почта аша (хат темасын "татар егете" дип күрсәтеп) түбәндәге адрес белән җибәрергә мөмкин: mc-shatlyk@mail.ru Белешмә өчен телефон: (8552) 39-94-85.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев