Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Татар егетләре сынатмады

    "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете-2014" төбәкара бәйгесенең финалы үтте. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән Рәзил Габбасов җиңү яулады. Бәйге финалында Минзәлә, Сарман, Әлмәт, Алабугадан һәм Чаллыдан мәктәп укучылары, башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентлары - барлыгы 13 егет катнашты. Финалистларның үзләре белән таныштыруларыннан шуны чамаларга була иде:...

    "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете-2014" төбәкара бәйгесенең финалы үтте. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән Рәзил Габбасов җиңү яулады.

    Бәйге финалында Минзәлә, Сарман, Әлмәт, Алабугадан һәм Чаллыдан мәктәп укучылары, башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентлары - барлыгы 13 егет катнашты. Финалистларның үзләре белән таныштыруларыннан шуны чамаларга була иде: һәркайсы актив, тырыш, максатчан, һәркайсының яраткан һөнәре, күңеленә ятышлы мавыгуы бар.

    Викторина сорауларына җавапларда да егетләр сынатмады, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, бәйрәм-йолаларын, тарихи архитектура корылмаларын белүләрен күрсәттеләр.

    Чираттагы сынау - Ватанны саклаучыларның белемнәрен тикшерү иде. Хәрби корал һәм техникаларны тану, яраланган сугышчының башын бәйләү кебек биремнәрне дә күбесе җиренә җиткереп үтәде.

    Финалның иң күңелле бәйгесе, әлбәттә инде, егетләрнең сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтүе булды. Испаниядә дә биеп Гран-при алган Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы егете Илнур Шөгаеповның дәртле биюенә хәтта күз иярми. Түбән Камадан килгән Данил Зиновьев та чын биюче булуын күрсәтте. Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 10нчы сыйныфында укучы егет "Нардуган" ансамбленә йөри, бию белән инде ун ел шөгыльләнә икән. Һәрьяклап уңган Данил әле быел гына да шигырь бәйгесендә, Әлмәттә үткән театр фестивалендә беренче урыннарны алып кайткан.

    Чаллының 76нчы гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Сәйдәш Галиев чалбар балакларын сызганып, яланаяк сәхнәгә чыгып, Тукайның "Су анасы"н сөйләп шаккатырды. Нәфис сүз башкару осталыгы ягыннан аңа тиңнәр юк иде дисәм, һич тә ялгыш булмас. Сәйдәшне бәйгегә татар теле укытучысы Алсу Нургатина әзерләгән. Егет үткән атнада нәфис сүз конкурсында уңышлы чыгыш ясаган, инде "Күңел" радиосы оештырган бәйгедә катнашырга тели.

    Сарман районы Җәлил бистәсеннән килгән Гайсә Гарифуллин, Чаллының автомеханика техникумыннан Тимур Шакиров, Түбән Кама нефть химиясе колледжыннан Рөстәм Мөхәммәтҗанов дәртле дә, моңлы да җырлары белән күңелләргә рәхәтлек өстәделәр.

    Рәзил Габбасов бәйгенең беренче өлешендә үк үзенә игътибар иттергән иде: моңлы итеп курайда, баянда уйный, сөйләме дә бик шома, сәхнәдә үзен иркен тота. Җыр-биюгә дә оста икән - "Их, алмагачлары"н башкару белән бергә, дүрт кыз янәшәсендә биеп, һөнәрен дөрес сайлавын раслады. Тормыш тәҗрибәсе дә зуррак икән шул егетнең, инде Ерак көнчыгышта хәрби бурычын үтәп кайтырга да өлгергән.

    Шуларның барысын бизмәнгә салып үлчәгән жюри Рәзилне бәйгенең җиңүчесе итте. Илнур Шөгаепов - "Иң җитез егет", Гайсә Гарифуллин - "Иң милли җанлы егет", Данил Зиновьев "Иң намуслы егет" исемнәренә лаек булды.

    "Моңарчы үткән бәйгеләрдә быелгы кебек һәр яклап булган егетләрне күргәнем юк иде. Мондыйлар булганда милләт яшәячәк", - диде бүләкләү тантанасында жюри рәисе Зөләйха Минһаҗева, егетләрнең саф татарча сөйләшүләренә, җитез, зирәк, уңган, һөнәрле булуларына ихлас сокланып.

    Инде килеп, тамашачы буларак, бәйгене оештыру турында да берәр кәлимә сүз әйтәсе килә. Оештыручылар үзләре дә искәргәндер, викторина өлеше озынгарак китте, ялыктыргыч булды. Сораулар язылган "билет"ларны егетләр залга төшеп, жюри өстәленнән алдылар. Сәхнә почмагына бер кечкенә өстәл куярга була иде, югыйсә. Финалистлар ике сорауга берьюлы җавап бирсәләр, вакытны кыскартырга мөмкин иде. Ә болай зал белән сәхнә арасында киләп сарып йөрүгә әйләнде. Экрандагы сорауларны бәйгене алып баручы егетнең бик нык хата белән кычкырып укуы да ямь өстәмәде. Алып баручы буларак, аңа сораулар белән алдан танышу комачауламас иде. Гомумән алганда, викторина өлеше бик сүлпән барды. Патриотик темага үткәрелгән конкурста да оештыру ягы алдан уйлап бетерелмәгән. Бәйгенең вакытыннан ярты сәгатьләп соң башлануы да плюс түгел, билгеле. Дөрес, андый җитешсезлекләр ярышның дәрәҗәсен киметми, ләкин бизәми дә.

    Бәйге барышын залдан да, сәхнә артыннан да күзәтүләремнән чыгып, тагын шуны әйтә алам: егетләр үзара көндәш булсалар да, алар арасындагы дуслык, бердәмлек, үзара җылы мөнәсәбәт ошады миңа.

    Илгизә ЛОТФУЛЛИНА.

    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: