Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар конгрессы телләр турындагы канунга норматив актлар әзерли

Татарстанның дәүләт телләре турындагы кануны эшләсен өчен аңа норматив актлар кирәк. Татар конгрессы шушы документны әзерләп хөкүмәткә тәкъдим итмәкче. Бу хакта конгресс башлыгы Ринат Закиров бүген узган матбугат очрашуында сөйләде. Татарстанда 1992 елда кабул ителгән дәүләт телләре турындагы канунның бүгенгә кадәр тормышка ашыру юллары хәл ителмәгән. Бер ел элек Татарстан...

Татарстанның дәүләт телләре турындагы кануны эшләсен өчен аңа норматив актлар кирәк. Татар конгрессы шушы документны әзерләп хөкүмәткә тәкъдим итмәкче. Бу хакта конгресс башлыгы Ринат Закиров бүген узган матбугат очрашуында сөйләде.

Татарстанда 1992 елда кабул ителгән дәүләт телләре турындагы канунның бүгенгә кадәр тормышка ашыру юллары хәл ителмәгән. Бер ел элек Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров "дәүләт эшләрендә ике дәүләт теленең бертигез кулланылуы мөһим. Әмма моны гамәлгә ашыру, аны күзәтеп торыр өчен норматив актлар кирәк. Ә алар юк. Барысы да язылырга тиеш", дип белдергән иде.

Матбугат очрашуында ул:

-Норматив актлар кабул ителмичә канун тормышка аша алмый. Төрле урында - трамвай, троллейбус, поезд, һава аланында, кибетләрдә ике дәүләт теле ничек кулланыла - бу норматив актларда язылырга тиеш. Быел 2-6 августта узачак Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда без татар теленең төрле өлкәләрдә кулланылуы хакында Гомум милли платформа әзерлибез. Анда барлык нормативлар китереләчәк. Корылтай кабул итсә, аны хөкүмәткә тәкъдим итәчәкбез. Киләчәктә шушы нормативлар белән татар теленең кулланылышын тәэмин итә алачакбыз, дип белдерде .

-Дәүләт телләре тигез дәрәҗәдә дәүләт структураларында, министрлык, Дәүләт шурасында кулланылырга тиеш. Шунсыз ул гамәлгә керә алмый. Бу бер көнлек проблем түгел. Бу юнәлештә эш бара икән, ул хәл ителергә тиешле мәсьәлә булып алдыбызга килеп басачак. Хөкүмәттән нормативларны кабул иттерү бурычы тора", диде Закиров.

Очрашуда күптән түгел Арчада узган Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышын искә алдылар. Анда Казан федераль университетында татар телле укытучылар әзерләү аксавы турында әйтелгән иде. Журналистлар Закировтан, яңа педагогик университет ачу кирәк дип саныйсызмы, дип сорады.

"Республика җитәкчелегендә дә мондый фикер бар. Тормышка ашармы, юкмы - белмим. Бүгенге юл белән татар телле укытучыларны әзерли алмыйбыз", диде ул.

Татар конгрессы башлыгыннан Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү тәкъдиме фикерен белештеләр.

"Матур хыял" диде Ринат Закиров. Аның сүзләренчә, татар телен иң элек Татарстанда тормышка ашырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X