Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар кызлары – сәхнә күрке

Шәһәрнең мәдәният сарайларында шәһәрдәшләр өчен берсеннән-берсе матур, мавыктыргыч чаралар уза. Шимбә көнне Сара Садыйкова исемендәге концерт залына милләтебезнең гүзәл затлары җыелды. Алар - "Татар кызы - таң йолдызы-2016" бәйгесенең финалында катнашучылар. Кызларның чыгышын карарга җанатарлар да шактый җыелган иде. Әлеге чараны "Яшүсмер" клубы шәһәр башкарма комитеты белән берлектә оештырды. Бәйрәмгә...

Шәһәрнең мәдәният сарайларында шәһәрдәшләр өчен берсеннән-берсе матур, мавыктыргыч чаралар уза. Шимбә көнне Сара Садыйкова исемендәге концерт залына милләтебезнең гүзәл затлары җыелды. Алар - "Татар кызы - таң йолдызы-2016" бәйгесенең финалында катнашучылар. Кызларның чыгышын карарга җанатарлар да шактый җыелган иде. Әлеге чараны "Яшүсмер" клубы шәһәр башкарма комитеты белән берлектә оештырды.

Бәйрәмгә кунак итеп шәһәрнең билгеле кешеләре чакырылган. Алар арасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире Мирһади Разов, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Шамил Закиров, "Яшүсмер" клубы директоры урынбасары Ләйсән Видинеева, 2012 елгы бәйге җиңүчесе Лилия Кадыйрова, "Татар кызы - таң йолдызы" проекты авторы Гөлнара Габбасова бар иде.

Финалга чыккан унбер кыз өчен ярышка әзерлек барышында актерлык осталыгы, җыр, хореография, декоратив-гамәли сәнгать, журналистика, милли кулинария һәм дефиле буенча мастер-класслар оештырылды. Әлеге бәйге татар халкының гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен яңарту, үстерү һәм пропагандалау максатыннан оештырыла.

Жюри әгъзалары кызларга төрле яктан бәя бирделәр. "Йолдызлар балкышы", "Кунак көткәндә", "Кояш гомере телим әнием сиңа", "Матурлыкка мәдхия" номинацияләрендә иң осталар билгеләнде. Һичшиксез, кызлар барысы да матур, осталар. Шулай да, бәйгеләрдә җиңүче исеменә иң-иңнәр лаек була. Нәтиҗәдә, беренче урынны Чаллы кызы Шәмсемөхәммәтова Рамилә яулады. Икенче урынга - Минзәләдән Фәрдиева Динара һәм Тукай районыннан Гарифуллина Динара, өченче урынга Чаллыдан Мохтарова Регина чыкты. Шәһәрдәшебез Шакирова Руфиләгә гран-при бүләге тапшырылды. Дәүләтшина Лия - "Иң уңган кыз", Әхмәтова Айгөл - "Иң оста биюче", Кыямова Айгөл - "Иң иҗади татар кызы", Гәрәева Алина - "Милли җанлы татар кызы", Нуриева Адилә - "Иң зирәк татар кызы", Айгөл Сибагатуллина "Иң зыялы татар кызы" номинацияләрендә җиңделәр. Кыямова Айгөл тамашачылар мәхәббәте призына да лаек булды. Гүзәл затлар киләчәктә милләтебез горурлыгы булып үссеннәр иде.

З.ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X