Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар малайлары сынатмады

Яр Чаллының 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда "Татар малае" милли бәйгесенең финалы үтте. Быел җиңүче исеменә 5-8 нче сыйныфларда белем алучы ун малай дәгъва итте. Катнашучылар арасында 34 нче мәктәптән Айзат Гарипов, 25 нче мәктәп укучысы Данис Вәлиев, 19 нчы мәтәптән Ринат Хөснетдинов, 76 нчы гимназиядән Артур...

"Татар малае" бәйгесе шәһәребездә инде унберенче ел рәттән оештырыла. Чараның максаты -яшьләребездә милләтебез, телебезгә карата мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү. Аларны милли гореф-гадәтләр белән якыннан таныштыру. Бәйге берничә этапта узды. Башта малайлар шәһәребезнең Үзәк, Комсомол, Автозавод район турларында катнаштылар. Анда беренче урынга чыгып, финал ярышларында очраштылар. Үз чыгышларын егетләр " Әдәби Чаллы", "Әби-бабайлар җире", "Гаилә - ил терәге" темаларына әзерләделәр.

Бәйгегә мөхтәрәм жюри әгъзалары да чакырылды. Алар арасында14 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр үзәгенең бүлек җитәкчесе Лилия Хөсниева, Татарсан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Сирень Якупова, Татарсан Республикасының язучылра берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдикова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Рәшит Бәшәров, "Рәхмәт" кибете хуҗасы Алсу Рәхмәтуллина бар иде. Иҗади чара 14 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр үзәге, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе тарафыннан оештырылды.

Әйтергә кирәк, финалга малайлар бик яхшы итеп әзерләнде. Аларның һәркайсы матур милли киемнәрдән чыгып, үзенчәлекле сәламләү ясап, иҗади осталыгын да күрсәтте. Егетләр курай һәм баянда уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләп, театральләшкән номерлар күрсәттеләр. Мәсәлән, Риназ Мөхәметдинов үз чыгышын Яр Чаллының иҗат әһелләренә багышлап, газетабызның баш мөхәррире - Мирһади Разов иҗат иткән "Сарман алмагачлары" җырын башкарды. Милләтебезнең дөньяга танылган әдипләр иҗатлары да игътибарсыз калмады. Ринат Хөснетдинов театральләшетерлгән ат көтүчеләре номерын күрсәтеп, Габдулла Тукайның "Су анасы"н укыды. Рәис Шәкуров, Артур Серндеев һәм Айнур Сабировның гаиләләре белән чыгышлары - бәйгенең аерым бер бизәге булды. Катнашучылар үз гаиләләре белән таныштырып кына калмыйча, күмәк иҗади номер да күрсәттеләр. Чын татар гаиләсе үрнәге булдылар.

Барлык чыгышларны карап узганнан соң, жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде. Нәтиҗәдә, "Иң батыр малай" исеменә 25 нче мәктәп укучысы Данис Вәлиев лаек булды. "Иң мөләем малай" исеме 34 нче мәктәптән Айзат Гариповка бирелде. 37 нче мәктәп укучысы Закир Шарифуллин "Иң тырыш малай" дип билгеләнде. Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядән Илназ Сафиуллин "Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай" дип бәяләнде. "Иң матур сәхнә образы" исеменә 26 нчы гимназиядә укучы Айнур Сабиров лаек булды. 19 нчы мәтәптән килгән Ринат Хөснетдинов "Иң талантлы малай" исемен алды. 76 нчы гимназия укучысы Артур Серендеев "Тамашачы күңелен яулган" егет булды. "Татар малае-2017" бәйгесенең өченче урынын 4 нче мәктәп укучысы Риназ Мөхәметдинов яулады. Икенче урында - А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы Рәис Шәкуров. 29 нчы гимназиядә белем алучы Рифат Төхбатуллин - "Татар малае -2017" бәйгесенең җиңүчесе! Малайлар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм иганәчеләрдән бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. "Татар малае-2017" исемен алган Рифат Төхбатуллинга күчмә түбәтәй дә тапшырылды.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев