Татар теле укытучыларына кытлык булмас
Яңа мәктәпләр төзелү һәм полилингваль гимназия ачылу татар теле укытучыларына ихтыяҗны арттырды.
Укытучылар көне алдыннан, шәһәр Советы депутаты, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова белән туган телләр елы, мәгариф өлкәсендәге проблемалар турында сөйләштек.
- Фирдүсә Фәнәвисовна, яңа уку елы башлануга сез җитәкләгән мәктәп грант отты. Грант акчасына ниләр эшләргә җыенасыз?
- Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, ТРда яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда, балалар бакчалары һәм мәктәпләргә ярдәм итү гранты отты. Аның күләме 500 мең сум. Без бу акчаны өч төрле юнәлеш буенча проектларны тормышка ашыру өчен тотачакбыз. Беренчесе, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне табып, алар турында лицей газетасында һәм сайтыбызда мәкаләләр чыгару. Икенчесе, якын-тирә авылларның тарихын өйрәнеп, алар турында «Күңел» радиосында тапшырулар әзерләү. Өченчесе, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Чаллы бүлеге белән берлектә шәһәрдәге шәхес хатын-кызларны өйрәнеп, алар турында мәгълүматлар туплап, татар, рус һәм инглиз телендә китап чыгару. Моннан тыш, төрле милли бәйрәмнәр, юбилейлары булган язучыларның иҗат кичәләрен дә үткәрәчәкбез. Бу эштә без балалар, укытучылар һәм ата-аналар белән бергә эшләргә планлаштырабыз.
- 2022 елда мәктәпләрдә дәүләт телен бурак өйрәнү федераль стандартларга кертелә дигән яхшы хәбәр ишеттек. Димәк, яңа уку елында барлык укучылар да мәҗбүри рәвештә татар телен өйрәнәчәк?! Ничек уйлыйсыз, татар теле укытучыларына кытлык булмасмы икән?
- Әйе, 2022 елда дәүләт телләрен мәктәпләрдә укыту федераль стандартларга кертелде. Ә менә татар һәм башка телләрне туган тел буларак өйрәнү ата-аналарның гаризасы буенча гына алып барылачак. Ә дәүләт теле буларак, телләр барлык сыйныфларда да мәҗбүри өйрәнеләчәк. Татар теле укытучыларына әлләни кытлык булмас дип уйлыйм, алар квалифакацияләрен арттырып, шул ук мәктәпләрдә калды бит. Аннары Чаллы дәүләт педагогия универститетында, педагогия көллиятендә татар теле белән инглиз теле, татар теле белән информатика кебек белгечлекләр әзерләнә. Шулай да соңгы елларда яңа мәктәпләр төзелү һәм полилингваль гимназия ачылу татар теле укытучыларына ихтыяҗны арттырды.
- Мәктәпләрдә күп укытучылар җитми. Бу мәсьәләне хәл итү юллары бармы?
- Бу федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле – җитди мәсьәләләрнең берсе. Беренче чиратта, укытучының җәмгыятьтәге ролен, дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Программалар, эш кәгазьләре даими үзгәреп тора. Документ белән эшләү артканнан- арта бара. Уку йортларында булачак укытучыларны моңа әзерләмиләр. Нәтиҗәдә, дәрес укытырга килгән яшь белгечләр кыенлыклар алдында куркып кала. Яшь белгечләргә 18 сәгать дәрес биреп, лаеклы хезмәт хакы түләсәләр, укытучыларның белемнәрен арттырырга да, балалар белән эшләргә вакытлары да булыр, кызыксынулары да артыр иде. Бүгенге көндә югары уку йортын тәмамлаган егет яисә кызлар, укытучылар җитмәгәнлектән, 20-25әр сәгать дәрес укыталар. Аларның укытучы һөнәренең тәмен тоярга вакыты да, теләге дә калмый. Лаеклы ялдагы, эшләүче укытучыларның пенсиясен арттырмыйлар, шунлыктан эшли алырлык укытучылар да мәктәптән китеп, репититорлык белән шөгыльләнүне кулай күрә. 30ар сәгать дәрес биргән укытучының балаларга өстәмә дәрес бирергә вакыты калмый, балаларның ОГЭ, БДИ бирәсе булганлыктан, ата-аналар читтән репититор яллап, балаларын имтиханнарга әзерлиләр. Менә болар барысы да федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш бит югыйсә.
- Балалар белән эшләү җиңел түгел, ата-аналар белән эшләү тагын да авыррак...
- Әйе, бүгенге көндә ата-аналарда мәктәпкә карата кулланучы итеп карау бар, ягъни алар бала тәрбияләүдәге бар нәрсәне мәктәпкә калдырып, үзләренең бурычларын онытып җибәрәләр, балаларын түземле булырга, хезмәтне яратырга, уңышка ирешү өчен көч түгәргә өйрәтмиләр. Хәзер өмәгә чыгу, психолог белән сөйләшү һәм башка эшләр ата-аналарның гаризасы буенча гына эшләнә. Еш кына мәктәп ата-ана алдында чарасыз булып кала. Ата-аналар укытучылар белән турыдан-туры сөйләшмиләр. Вацап төркемендә, социаль челтәрләрдә төннәр буе шикаятьләр язып, бер-берсен котыртып, аеруча яшь укытучыларның эшенә кыенлыклар тудыралар.
- Бу вәзгыятьне ничек үзгәртергә соң?
- Мәктәпләрдә психологлар хезмәте оештырырга кирәк. Бүгенге көндә мәктәптәге бер психолог кына укучыларның һәм укытучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Ул 800 бала белән эшләү өстенә, бихисап күп документ та тутыра бит әле.
- Татарстанда туган телләр һәм халыклар дуслыгы елының әһәмиятен ничек бәялисез?
- Бу туган телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклауда әһәмиятле вакыйга дип саныйм. Чөнки республикада җитди чаралар үтте. Татарстан Президенты каршында туган телләрне саклау комиссиясе, аның җитәкчесе булдырылды. Марат Әхмәтов кебек туган телен камил белүче җитәкченең бу комиссияне җитәкләве, гади халык арасында телләрне саклауның җитди мәсьәлә икәнлеген күрсәтте. Хакимиятнең игътибары бар икән, димәк безгә дә шул юнәлештә эшләргә кирәк дигән фикер тудырды. Болар барысы да халык арасында рухи күтәренкелек барлыкка китерде. Безне туган телләрне өйрәтү буенча дәреслекләр эшләү, аларны федераль исемлеккә кертү буенча тиешле дәрәҗәдә эшләнмәве борчый. Туган телләр елында милли басмалар артырга тиеш дип саныйм. Радио-телевидениедә тапшырулар да без теләгәнчә булмады. Туган телләрне һәм халыклар дуслыгы елында башланган күркәм эшләр дәвамлы булсын иде.
Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев