Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар телен санламаган өчен штраф: эшмәкәрләр ни уйлый?

Казан эшмәкәрләренең күпчелеге элмә такталарны икетелле итүне хуплый, ләкин бу турыда канунны үтәмәгән өчен штрафка тартуга катгый рәвештә каршы чыга. Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты административ хокук бозулар кодексына һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы канунга үзгәрешләр кертүне хуплады. Әлеге үзгәрешләр җирле...

Казан эшмәкәрләренең күпчелеге элмә такталарны икетелле итүне хуплый, ләкин бу турыда канунны үтәмәгән өчен штрафка тартуга катгый рәвештә каршы чыга.

Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты административ хокук бозулар кодексына һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы канунга үзгәрешләр кертүне хуплады.

Әлеге үзгәрешләр җирле хакимияткә, телләр турындагы канунның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән очракта, штраф салу хокукы бирә. Элмә такталар Татарстанның ике дәүләт телендә - татар һәм рус телләрендә куелмый икән, дәүләт хакимияте оешмаларының, җирле үзидарә оешмаларының, ширкәтләрнең һәм башка оешмаларның вазифадагы кешеләренә 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф салыначак.

Икетеллелекне таләп итүче канун бар, ләкин ул гамәлдә кулланылмый. Канунга кертелгән үзгәрешләр җаваплылыкны төгәл билгеләүне күздә тота.

Бу механизм башка төбәкләрдә күптән эшли

Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногуманов сүзләренчә, бу яңа штрафлар түгел, алар 2008-2009 елларда ук булган. "Штраф санкцияләре иң элек вазифадагы затларга каралган. Моның яңалыгы юк. Бу механизм башка төбәкләрдә күптән эшли", ди ул.

"Элек моны мәгариф министрлыгы карарга, протоколлар әзерләргә тиеш иде, ләкин алар өлгерми иде. Хәзер бу эш муниципаль берәмлекләргә тапшырыла. Алар шул протоколларны язуны булдыра торган кешене сайлыйлар. Ягъни без хокук кулланучыны арттырдык: элек ул мәгариф министрлыгы иде, ә хәзер муниципал оешмалар була. Хаталарны да алар тикшереп барачак", дип сөйләде Азатлыкка Ногуманов.

Киләчәктә штрафларны арттыру да күздә тотыла. Түрә сүзләренчә, башта аларның нәтиҗәле булу-булмавын тикшерергә кирәк. "Штраф күләменә килгәндә, башта мониторинг уздырырга кирәк - бу канун ничек кулланыла. Ул киң кулланылмаса нигә аны арттырырга? ди ул.

Әлеге яңалык эшли башлаган очракта, ул иң элек кече бизнес кесәсенә сугачак: такталарны алыштыру булсынмы, акчалата штраф булсынмы, бу эшмәкәрләр бюдҗетына зыян сала. Азатлык бу хакта бизнес вәкилләре белән аралашты.

Көчләп тагу татар теленә ярдәм итми

Кирилл Екимовский Казанда кыйбатлы ир-ат чәчтарашханәсе тота. Мәскәү франшизасы нигезендә ачылган салонда еш кына күренекле футболчыларны күрергә була. Анда чәч кисү 1200ләп сум тора.

Кирилл Екимовский
Кирилл Екимовский

Татар теленә бернинди каршылыгым юк, киресенчә, Татарстанда туган телгә ярдәм күрсәтү иницаитивасы булу шатландыра. Ләкин татар телендә такталар булмау Казанда яшәүче 99 процент кеше өчен проблем түгел", ди Екимовский.

Диләрә Гадиева "Милли" чәчәк студиясендә эшли. Аларның бизнесында татар компоненты бар, элмә такталары ике телдә ясалган. Шулай да флорист әлеге яңалык башкаларда ризасызлык уятыр дип фаразлый.

"Элмә такталар болай да бик четерекле тема. Аларны ясату, раслату, урнаштыру күп вакыт таләп итә. Бу яңалык элмә тактаны күптән түгел генә урнаштырган кешеләргә кагылачак икән, әлбәттә, күп ризасызлык һәм авырлык китереп чыгарачак. Башта кисәтү һәм киңәш итү генә булырга тиеш, ә җәзалау түгел", ди Гадиева.

"Без "Милли"дә логоны һәм элмә тактаны алдан ук ике телдә ясадык, чөнки бу безнең концепциянең өлеше. Без туган телне профессиональ эшчәнлектә, иҗатта һәм тормышта киң кулланабыз", дип сөйли флорист.​

Диләрә Гадиева
Диләрә Гадиева

Эшмәкәр Шамил Хәйрулов Казанга берничә ел элек күченеп килеп биредә бургерларга нигезләнгән кафе ача. Керештә зур хәрефләр белән "бургерханә" дип язылган. "Кафеның категориясен шулай дип тәрҗемә иттек. Моның өчен татар кафедрасындагы танышларым белән махсус киңәшләштем", ди Хәйрулов. Эш вакыты турында тыштагы мәгълүмат та ике телдә. Хәләл бургерлар һәвәскәренең кафе эчендә дә татарча язулар бар. Мәсәлән, астына "ашаган белми, тураган белә" дип язылган Миңнеханов портреты эленеп тора.

"Әлеге яңалыкка уңай карыйм. Хакимиятләрнең бу эшен хуплыйм, чөнки, беренчедән, татар теле - Татарстан Конституциясе нигезендә дәүләт теле. Икенчедән, шәһәрнең тышкы кыяфәте республика халкының төрлелеген чагылдырырга тиеш. Төбәкләрдән килгән туристлар шәһәрнең нәкъ милли үзенчәлеген күрергә тели. Бүген бу өлкәдә вазгыять начар", ди эшмәкәр.

Штрафлар

Элмә такталарда икетеллелекне саклау инициативасын алга этәрүче - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетындагы чыгышында ул телләр турында канун үтәлмәгән очракта, җәза булдыруны кертергә кирәк дип белдергән иде.

"Милли" тактасы
"Милли" тактасы

Екимовский сүзләренчә, бу яңа инициативаның җәзалау белән янап кертелүе - кече һәм урта бизнес белән эшли белмәүнең чираттагы күрсәткече. "Көчләп тагу татар телен популярлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итмәячәк. Кече бизнеста барлык чыгымнар да санаулы. Яңа такталар чыгымнары да шуңа керә", ди чәчтарашханә җитәкчесе.

Хәйрулов та баштан ук штраф белән эш итә башлауга каршы. Аның фикеренчә, беренче очракта штрафка тартмыйча кисәтү белән чикләнү дә җитә. Бургерханә җитәкчесе исә бу чыгымнарны аклый, алар алдан фаразланган булырга тиеш, дип саный.

Тәкъдимнәр

Гомумән алганда, икетелле такталарны хуплаучы эшмәкәрләр канун эшләсен өчен үз юлларын тәкъдим итә.

"Штраф санкцияләре - 100 суммы ул, 1000 суммы - чарасызлыктан. Иң элек татар телендәге такталарның ни өчен кирәк булуын аңлатырга кирәк. Алар мантыйклы булса һәм ышандырса, кеше үзе үзгәрешкә әзер булачак. Беркемне дә җәзаларга, яңа кануннар уйлап табарга кирәкмәячәк", дигән фикердә Екимовский.

Бәлки аларны икетелле итеп ясаучыларга ташлама ясаргадыр?

Диләрә Гадиева исә канунны үтәүчеләргә ташлама ясарга киңәш итә. "Элмә такталарны тәрҗемә итү көчләп тагу аша булмасын иде. Бәлки аларны икетелле итеп ясаучыларга ташлама ясаргадыр? "Бу идеянең максаты телгә һәм мәдәнияткә сөю хисен үстерү булырга тиеш. Көч белән яраттарып булмый, башка юл сайлайрга кирәк. Эшмәкәрләр өчен икетеллелек кызыксындыргыч булырга тиеш", дигән фикердә Диләрә.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев