Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татарханә»гә рәхим итегез!

«ТАТАРХАНӘ» дип аталган әлеге сайтта татар теле укытучылары өчен бөтен нәрсә дә бар: дәрес үрнәкләре, мастер-класслар, дәрес структурасы, дәрестән соң эшләр, анализлар, имтиханга, аттестациягә әзерлек һәм башка бик күп файдалы һәм кирәкле материаллар. Сайт һәр кеше өчен ачык.

 

Z-буын укучылары татар телен ничек өйрәнә? Бу буынга 2004-2020 елда туган кешеләр керә. Алар проактив, үз-үзеңә кереп бикләнүчән, дөньяны яңалыклар тасмасы һәм кыска видеороликлар аша гына кабул итәләр. Бу төркем балаларга гаджеттан кала берни дә кирәкми. Шунлыктан аларны «бармаклары кнопкада туган балалар» дип тә йөртәләр.

Мондый балалар белән ничек эш итәргә соң? Аларда мәктәптә үз фәнеңә ничек кызыксындырыру уятырга? 76-нчы гимназиянең татар теле укытучысы Алена Абишева укучылары күңеленә заманча технологияләр белән юл тапкан.

– Мин мәктәпкә институт бетереп ике елдан соң гына килдем, – ди ул. – Башта укытучы булып, аннан соң директор урынбасары итеп куйдылар. Һәрвакыт заманча технологияләр белән кызыксындым. Замана шулай таләп итә. Бу өлкәдә дә эзләнүләрем уңышлы булды. Бергәләп PREZI, kahoot, crosswordlabs, learningapps программаларын кулланып презентацияләр, кроссвордлар, тестлар эшләү, чишү дә укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксындыруны арттыра.

Алена Абишева коллегаларына ярдәм йөзеннән үз сайтын булдырган. «ТАТАРХАНӘ» дип аталган әлеге сайтта татар теле укытучылары өчен бөтен нәрсә дә бар: дәрес үрнәкләре, мастер-класслар, дәрес структурасы, дәрестән соң эшләр, анализлар, имтиханга, аттестациягә әзерлек, һәм башка бик күп файдалы һәм кирәкле материаллар. Сайт һәр кеше өчен ачык.

 

Алена Петровна үз өстендә эшләүдән туктамый: һәрвакыт яңалыкка омтыла, эзләнә, башка укытучыларга да өйрәтә.

    – Белгәнен башкалар белән бүлешмәгән укытучы – ярты укытучы, – ди ул. – Профессиональ белем күтәрү курсларында укучы укытучылар белән тренинглар, мастер-класслар үткәреп, педагогик табышларым белән уртаклашам.

Шуларның иң киң таралганы – цифрлы белем бирү ресурсларын куллану буенча онлайн курс марафон. Алар аеруча былтыргы пандемия вакытында популяр булды, чөнки моңа кадәр укытучыларның дистанцион дәресләр үткәргәне юк иде. Алена Петровна бер төн эчендә шундый курс булдырып аны бөтен республика укытучыларына укытты.

– Бу курсларда мин укытучыларны ZOOMда эшләргә өйрәттем, башка платформалар турында да сөйләдем, – ди ул.

Сайтның «дистанцион уку» бүлегендә цифрлы укыту өчен бар нәрсә дә бар: цифрлы белем бирү ресурслары, заманча технологияләр, алымнар, онлайн инструментлар, викториналар, тестлар ясаучы программа, штрих-кодлар белән, оффлайн сүзлекләр белән эшләргә, кроссвордлар төзергә, хәтта телефонга татарча шрифт та куярга өйрәнергә була.

Педагогның балаларның белемнәрен тикшерү өчен кулланыла торган тестлары да игътибарга лаек. Тест биремнәре QR-кодлардан тора.

– Укучыларымны тестлар куркытмый, киресенчә, зур кызыксыну уята, – ди Алена Петровна. – Өй эшләрен дә бик теләп эшләп киләләр, чөнки алар да гади түгел, ә заманча технологияләр кулланып ясап килергә кирәк.

Заман таләбеннән артта калмыйм дигән укытучыларга бүгенге көндә барлык мөмкинлекләр дә бар. Сайттан башка Алена Петровнаның инстаграмында үз блогы бар. Анда да татар телен, цифрлы укыту буенча  файдалы мәгълүмат күп.

– Инстаграм аша мин үземнең курсларыма тыңлаучылар кабул итәм. Хәзер мин аларны татар теле укытучыларына гына түгел, башка фән педагоглары өчен дә үткәрәм, – ди Алена Абишева. – Бер урында гына таптанырга ярамый, укытучы кеше һәрвакыт иҗади эзләнүдә, үз дәресен кызыклы итү турында кайгыртырга тиеш. Мин алга таба геймификацияне ныклап өйрәнеп, аны үз эш тәҗрибәмә кертергә ниятлим. Ә мине яңа уңышларга дәртләндерүче, илһамландыручы кешеләр – ул минем укучыларымның уңышы, туплаган тәҗрибәмне кулланучы коллегаларымның рәхмәте.

Фото: Алена Абишева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев